erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Китап авторы үзе дә һәрдаим биеклеккә омтыла

Тәкъдим итү кичәсе булды

Арча үзәк китапханәсендә  язучы, шагыйрь, драматург, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, берничә китап авторы Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан  “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Чарада авторның иҗатташ дуслары, китап сөючеләр, мәдәният хезмәткәрләре, якыннары катнашты. Марсель Шәрәпов китапның язылу тарихы белән таныштырды.

Китапка роман (әле районда мондый күләмле әсәр язучы юк иде), ике пьесасы тупланган. Әсәрләрдә Бөек Ватан, Әфган сугышы батырлары, махсус хәрби операция каһарманнары сүрәтләнә, мәхәббәт темасы да бар, җәмгыятьтә булган тискәре күренешләр дә читләтеп үтелмәгән. Кичәдә әсәрдән өзекләр укылды, пьесага кергән җырлар тыңланды, өзекләр каралды. Чара бик эчтәлекле, җанлы, тәрбияви, югары дәрәҗәдә узды.

- Әдәби-музыкаль кичә “Очыш” дигән тема астында узды. Бу язучының тормышта, иҗатта һәрдаим биеклеккә омтылуыннан чыгып аталды. Без, китапханә хезмәткәрләре, очышка омтылган каләм иясенә иҗат җимешләре өчен зур рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерербез. Хөрмәткә ия якташыбыз Марсель Гәптрәүф улыннан алга таба яңадан-яңа әсәрләр көтеп калабыз, яңа очышларда уңышлар телибез. Ә “Өч почмаклы бәхет” китабы, һичшиксез, үз укучысын табар дигән өметтә калабыз, - диде кичәне оештыручы, алып баручы Дилә Абдуллина. 

Чыганак һәм фото: Арча үзәк китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре