erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Китапны тудырды китап

Авыл тарихлары.

Арчаның үзәк китапханәсендә үткән "Серле дөньяга сәяхәт" дигән түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүгә кабат-кабат әйләнеп кайтырлык. Чөнки авылларыбыз тарихы турында сөйләшенде. Анда "Туган авылым минем Орнашбашым" дигән китапны язган Мөнир Касыймов та бар иде. Бу китапны китап тудырды, диде ул. Кая барса да китап сатып ала ул. Мәгьрифәтчеләр, тарихи китаплар турында сүз бара монда. Шул китапларны укый - укый туган авылы Орнашбаш турында да  мәгьлуматларга тап була ул. Шулай итеп, туган авылы турында китап дөньяга килә. Бер генә мисал. Китапта шундый юллар бар. . “Безнең Арча төбәгендә бик күп кенә мануфактуралар оеша. Аларның хуҗалары арасында татар фамилияләре дә очрый. Мәсәлән... Орнашбашта Хәмзә һәм Рәхим Мәмәшевларның комач фабрикалары була. Аларга 1775–1778 елларда нигез салына... Менә шушы Рәхим Мәмәшев турында татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри болай дип язып калдырган: “Бай сәүдәгәрләр катламының типик вәкиле итеп, мәсәлән, 1802 еллардан соң үлгән Рәкый байны күрсәтергә була. Мөхәммәтрәхим бине, Вәлид бине Мөслим бине Мәмеш – Рәкый бай диләр иде, Орнашбашында, олуг вә мәшһүр бай иде. Ахыр гомерендә фәкыйрьлектә вафат булды”. Шиһабетдин Мәрҗани дә үзенең истәлекләрендә аны искә ала". Орнашбаш авылы турындагы китапны укып чыгарга кирәк.

Үзенең туган авылы турында мәгьлумат туплаучыларга бер ярдәмлек-киңәш бу. Мәгьрифәтчеләр китапларын, тарихи китапларны укырга. Бәлки сезнең дә авылыгыз турында язылгандыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре