Китапханәдә Муса Җәлил иҗатына багышланган кичә узды
Батыр да ул, шагыйрь дә ул...
Арча үзәк китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды. Анда 6 нчы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат алды. Китапханәчеләр М.Җәлилнең үлемсез шигырьләрен укыды.
1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист палачы балтасы астында үтерелгән Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Шагыйрьнең “Вәхшәт” шигыренә нигезләнен төшерелгән видеоспекталь, Муса Җәлил әсәрләре турында кызыклы мәгълүматлар, китап күргәзмәсе, викторина һәм башка кызыклы мизгелләр кичәне тулыландырды.
Чыганак һәм фото: Арча үзәк китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев