Кооператив әгъзасы булсаң...
Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.
– Сөт бәяләре төште, сыерлар саны кими, дигән хәбәрләрне ишетеп торабыз. Ә кооперативларда хәлләр ничек? Алар үз әгъзаларына субсидия акчасыннан күпмедер өстәп түли иде бит.
– Әйе, сөт бәяләре төшү (литры 19 сумга кадәр калды) шәхси-хуҗалыкларда сыерларның баш санына тискәре йогынты ясамасмы, дигән борчылу бар. Ярый әле дәүләт кооперативларга субсидия биреп килә. Безнең районда “Ашыт“ һәм “Хәсәншәех“ кооперативлары 2023 елның беренче яртыеллыгына үз әгъзаларына субсидия акчасыннан бер литрга 1 сум өстәп исәп-хисап ясадылар. Сөт бәяләре әкренләп булса да арта, хәзер литрына 22 сум 50 тиен түлиләр.
“Ашыт“ кооперативының эшеннән халык аеруча канәгать. Иске Кенәрдән Марсель Фәттахов, Иске Ашыттан Рамил Салихҗанов, Печмәнтаудан Анзия Мөхәммәтшина сөт җыючы-ларны вакытында йөриләр, исәп-хисап вакытында ясала, дип мактыйлар.
Дөрес, кайбер коопе-ративларның эшчәнлегеннән зарланучылар да булгалый. Аларның эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматлар туплагач бу хакта да язарбыз әле.
Соңгы вакытта Яңасала, Апаз авыл җирлекләрендәге кайбер кооперативларның эшчәнлегендә проблемалар килеп туды, аларны хәл итү буенча да эш алып барабыз.
Авыллардан “Кооперативларга керергә кыстыйлар, керергәме, юкмы дип тә шалтыраталар. Алдамаслармы, дигән шикләре бар. Без керегез яки кермәгез, дип кистереп әйтә алмыйбыз. Моны һәр кеше үзе хәл итәргә тиеш. Кооператив җитәкчесенең абруйлы, ышанычлы кеше булуы мөһим. Алар халык белән аңлашып эшләргә, тыгыз элемтәдә булырга тиеш. Аннан үзебездә җитештерелгән сөтне үзебездәге кооперативларга тапшырсак, ышанычлырак булыр иде.
Хәзерге вакытта районда ун кооператив эшли, шуларның бишесе сөт юнәлешендә, калганнары башка юнәлешләрдә эш алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев