erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Коронавирус буенча кайнар линиягә шалтырату саны алты тапкыр арткан

Татарстанлыларның коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча кайнар линиягә шалтырату саны алты тапкыр артты һәм көненә 1,2 мең шалтырату җитә.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың финанслар министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте. "Әгәр элек модернизацияләүгә кадәр кайнар линиягә көн саен халыктан уртача ике шалтырату килгән булса, хәзер бу сан бер меңнән артып китә. Мәсәлән, бу ял көннәрендә генә дә операторлар татарстанлылардан 1 200 шалтырату эшкәрткән", - дип хәбәр итте Яковлев.

Ул искәрткәнчә, коронавирус йогышы буенча татарстанлыларны консультацияләү өчен Кайнар линия агымдагы елның мартында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелде. Ноябрьдә ТР Финанслар министрлыгы аны модернизацияләде. Хәзер аңа 122 номер буенча шалтыратырга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре