erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус пандемиясенең кайчан тәмамланачагы билгеле

Covid-19 пандемиясе Яңа елга кадәр тәмамланмаячак.

Россия Фәннәр академиясе академигы, Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча киңәшчесе Виктор Малеев ТАСС белән әнә шундый фикер белән уртаклашты.

Эксперт фикеренчә, пандемия тиз арада тәмамланмаячак. Бу хакта дөньяда авырулар санының артуы дәлилли. Моннан тыш, сезонлы авырулар да килеп чыгарга мөмкин.

«Ике көн эчендә дөньяда әлеге авыруның 400 мең очрагы теркәлә икән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фикеренчә, пандемия югары ноктага җитмәгән. Кешеләр самолетларда оча, глобальләшү бара, шуңа күрә Яңа елга кадәр берни дә бетмәячәк, ә бәлки сезонлы кабынулар булуы мөмкин», — дип сөйләде Малеев. Ул Испания һәм Израильне мисал итеп китерде, анда көн саен 200-400 инфекцияле кеше теркәлә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Академик фикеренчә,илдә авыруларның икенче дулкыны булырмы-юкмы икәнлеген фаразлау әлегә бик катлаулы. Көн саен илдә коронавирусның 6 меңнән артык яңа очрагы ачыклана, «иртәгә 500 кешегә артачак яки, киресенчә, 12 меңгә дип әйтү мөмкин түгел. Ул бер мизгелдә түгел, ә этаплап һәм акрынлап бара торган процесс», — дип нәтиҗә ясады белгеч.

Элегрәк «Татар-информ» Россия халкын коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыра башлаячаклар, дип хәбәр иткән иде.  

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X