Коронавирус: яңа 29 очрак ачыкланды
Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 29 яңа очрагы ачыкланган
Алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда - 20, Спасста - 4, Норлатта - 3, кукмара белән Саба районында 1әр очрак теркәлгән.
Бүгенге көнгә барлыгы 6367 Covid-19 вирусы белән авыручы кеше теркәлгән. Шуларның 5207се савыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев