Коронавируслы тормыш: Татарстанда нинди үзгәрешләр бар?
Коронавирус тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) аны пандемия буларак бәяләде.
Коронавирус тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) аны пандемия буларак бәяләде. Безнең өчен бу ни дигән сүз һәм борчылырга сәбәп бармы? Халык теленнән һәм яңалыклардан төшмәгән коронавируска бәйле вазгыять турында аңлатабыз.
Дөньяда
Коронавирус киң таралган илләр хәзер аңа каршы көрәш сәясәтен башлап җибәрде. Зур чараларны үткәрмәячәкләр, мәктәпләр ябыла, карантин игълан ителә. Шуңа да карамастан, вирус йоктыручылар арта бара.
Социаль челтәрләрдә коронавирус таралган илләрдәге вазгыятьне күрсәтеп торалар. Күпләр хәтта бәдрәф кәгазеннән битлек ясый башлаган. Карантинга эләгербез дип, азык-төлек, беренчел ихтыяҗ кирәк-яракларын сатып алырга озын чиратларга басалар. Кибет киштәләре шул рәвешле көн уртасына бушап кала.
Чирдән абруй һәм дәрәҗә дә саклый алмый. Танылган актер Том Хэнкс һәм аның хатынында коронавирус ачыкланды. Канада Премьер-министрының тормыш иптәшендә, Бөекбритания сәламәтлек саклау министры урынбасарында, Франциянең – мәдәният, Австралиянең эчке эшләр министрлары, «Челси», «Ювентус» футбол клублары уенчыларында, «Арсенал» футбол клубы тренерында шушы вирусны тапканнар. Бразилия Президенты да авырый дигән хәбәр таралды.
Россиядә
Илдә 34 кешедә коронавирус табылды. Аларның икесе – Кытай кешеләре, башкалары Италиядән кайтучылар. Алдан ук шуны искәртик: Россия эчендә коронавирус йоктырган кешеләр юк. Рәсми статистика үлүчеләр юклыгын да искәртә.
Тыюлар да арта. 13 марттан Россия Франция, Испания, Германия, Италиягә авиарейсларны вакытлыча чикли. Оператив штабта билгеләп үтүләренчә, Мәскәүдән Берлин, Рим, Мюнхен, Франкфурт-на-Майне, Мадрид, Барселона һәм Парижга даими рейслар сакланачак. Шушы көннән башлап Россиядә Италия гражданнарына виза бирү дә вакытлыча туктатыла. Моннан тыш, федераль хакимият органнарына Россия Президенты Владимир Путин һәм хөкүмәт йөкләмәләрен үтәүдән тыш, чит илгә командировкаларны да тыйдылар.
Мәскәүдә исә халык күпләп җыела торган массакүләм чараларны үткәрү бер айга тыела. Бу хакта карарны башкала мэры Сергей Собянин имзалады. Шулай итеп, шәһәр территориясендә биш меңнән артык кеше катнашындагы чараларны 10 апрельгә кадәр үткәрмәячәкләр.
Мәскәү мәчетләрендәге намазлар 10 – 15 минутлык кына булачак. Россия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов хәбәр итүенчә, җомга намазлары вакытында хөтбәләрнең берничә җөмләсен генә, сөннәтләрне калдырып укыячаклар. Намазга кадәр һәм аннан соң да мәчеттә термаль эшкәртү уздырачаклар.
Татарстанда
Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиология режимы кертелде. Спорт матчлары тамашачы катнашыннан башка узачак, халыкара спорт, мәдәни чараларны уздыру вакыты кичектерелә. Гастроль концертлары исә оештыручы якның барлык куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәгән һәм тамашачы өчен җаваплылыкны үз өсләренә алган очракта гына үткәрелергә мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов хакимият органнары хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын да тыйды. Республиканың предприятие җитәкчеләре һәм эшчеләренә дә шундый ук таләпләр куелды. Командировкага киткән очракта, аннан кайтуга 14 көнлек карантин көтә. Мисал өчен, Татарстанның экология министры да Германиядән кайтып, хәзер өй шартларында карантинда утыра.
21 – 24 апрельдә узарга тиешле халыкара татар теле олимпиадасы коронавирус пандемиясе аркасында билгесез вакытка күчерелә.
Татарстан Диния нәзарәте дә коронавирус таралуга бәйле рәвештә хәдисләргә нигезләнеп язылган киңәшләр тәкъдим итте. Аларда азан белән камәт арасындагы вакытны, мөселманнар өчен мәҗбүри булган җомга хөтбәсе һәм башка дини бәйрәм чаралары вакытын мөмкин булганча кыскарту, намаздан соң кул биреп күрешүдән тыелу, имамнарга мәхәллә кешеләренә эпидемия таралганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләү турында искәртәләр.
Шулай ук Татарстанда коронавирус очрагы теркәлгән илләрдә булып кайткан кешеләргә 8 (843) 296-02-24 номерын буенча «кайнар линия»гә шалтыратып, сәфәрләре турында хисап тотарга сорыйлар.
Дөньяда 128 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган. 68 меңнән артык кеше аннан дәваланган, 4720 кеше үлгән. Вирус иң киң таралган урыннар булып Кытай (81 меңнән артык кеше), Италия (12,4 мең кеше), Иран (10 мең кеше) санала.
Россиядә медицина битлекләрен сату ике атна эчендә 4 тапкыр арткан. Уртача чек – 87 сум, бу узган ел белән чагыштырганда 2,2 тапкыр югарырак.
«Төркемле экскурсияләрдән баш тарталар»
Коронавирус булган илләргә чыгарга шүрлиләрме? Карантин игълан ителгән илләрдә тормыш ничек бара? Җәйге ялны кайда үткәрергә җыеналар? Сәяхәт итәргә яратучылардан шул хакта белештек.
Укытучы Полина Коха карантин шартларындагы Италия турында менә нәрсә ди:
– Италиянең карантин шартларына күчүе бер дә табигый түгел. Ник дигәндә, мондагы кешеләр җанлы аралашуны, очрашуларны, кочаклашуларны ярата. Аларга боларның барысын да рөхсәт итмәү җаннарындагы миллилекнең бер өлешен алып атуга тиң. Әмма моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңларга, сакланырга кирәк. Урамнарда кешеләр бик аз, әмма машиналар күп. Азык-төлек супермаркетларына килгәндә, ризыклар бар. Мин кергән кибеттә йомырка һәм иткә генә кытлык иде. Мин маска киеп йөрим, кибеттәге хезмәткәрләр дә, башка кешеләр дә шулай.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә гид булып эшләүче Екатерина әйтүенчә, аларда туристлар саны кимемәгән. Экскурсияләрне көн дә үткәрәләр. Әмма кешеләр хәзер төркем-төркем экскурсияләрдән баш тарта башлаган.
– Паникага бирелмибез. Тик менә халыкның паранойя дәрәҗәсендәге куркуына аптырыйм, ярый безнең җирлектә барысы да ул кадәр начар түгел әле, – ди Флорида штатында яшәүче Анастасия. – Кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үти, сәламәтлеген кайгырта, әмма гадәти тормыш белән яши. Кибеттә бер кызны резин перчаткаларда күрдем, әмма урамга чыгуга, ул аларны салды. Иммунитетны ныгытып тору, кулларны дезинфекцияләү – шуларны онытмыйбыз.
Наталия Трайан, коронавирустан курыкмыйм, ди. «Бөтен авырулар да безнең башта һәм паникага бирелүдән килә. Мин үземне тыныч тотам. Канадада вазгыять критик димәс идем. Әйе, кибетләрдә бәдрәф кәгазе, салфетка җитми, киштәләр бушрак. Әмма кешеләр күңел төшенкелегенә бирелми. Бик азлар гына битлектән йөри. Дәүләт коронавирус белән көрәшкә 750 млн доллар акча бүлеп бирәчәк», – дип Канададагы хәлләрне сөйләп бирде ул.
Чулпан Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев