erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирусның авыр формасын йоктырган табибның кичерешләре

Калмыкстан табибы Чыңгыз Унгарлинов обсерватор җитәкчесе булган, анда коронавирусны аңа шәфкать туташы йоктырган.

"Без аның белән "чиста зона"да кизүдән соң ял вакытында аралашкач, мин үз-үземне игътибар белән күзәтә башладым. Аның авыруы турында билгеле булганнан соң, бишенче көнгә мин ис һәм тәм сизми башладым. Мәсәлән, шампунь алам һәм аның исен сизмим, икмәк, май, гомумән, теләсә нинди ризык исен тоймый идем. Тәм дә тоймыйм. Мин хәтта әче белән татлыны да аермый башладым, ә бу - коронавирус симптомы.

Без COVID-19 буенча махсус укулар уздык, шулай булгач, минем белән ниләр булганына бернинди шик-шөбһә юк иде. Шуңа күрә мин шундук обсерваторда үз-үземне изоляцияләдем һәм анализлар тапшырдым. Тест уңай булып чыкты һәм мине икенче урынга күчерделәр.

Рентген ике яклы үпкә ялкынсынуын күрсәтте. Ә аннары томография үпкә тукымасының 45 проценты зарарлануын ачыклады, бу - катлаулылык буенча өченче дәрәҗә. Дүртенчесе вакытында исән калмыйлар диярлек. Эш начар: үпкә рәсемнәрендә "тонык пыяла" һәм "таш түшәлгән күпер" эффектлары күренә, бу коронавирусның авыр дәрәҗәсе икәнен аңлата.

Өстәвенә, тән температурасы күтәрелде, калтырата башлады. Температураны берничек тә төшереп булмый. Бик авыр, бөтен тән, сөякләр сызлый. Әйтерсең лә эчтән бөтен нәрсәне актарып чыгаралар. Бер атнаны мин критик хәлдә уздырдым.

Мин кислород белән махсус аппаратлар ярдәмендә сулый идем. Бик нык интектем. Барысы да бер ай элек башланды, тик мин һаман да дәваханәдә ятам. Коронавируска тестлар тискәре нәтиҗә күрсәтә, ләкин пневмонияне бетерергә кирәк.

Барысы да безне өйрәткәнчә килеп чыкты. Башлангыч симптомнар, яшен тизлеге белән хәл начарлану һәм авыруның авыр агымы.

Шунысы яхшы: мине тәҗрибәле коллегалар дәвалады. Өстәвенә, Мәскәү хезмәттәшләрем белән Интернет буенча интерактив аралашу бик ярдәм итте. Мәскәүдәге белгечләр рентген, КТ, анализлар нәтиҗәләрен өйрәнде һәм үз тәкъдимнәрен бирде.

Миңа 48 яшь, спорт белән актив шөгыльләнәм: йөгерәм, йөзәм, штанга күтәрәм. Һәм, минемчә, иммунитетым нык яхшы иде. Шуңа күрә бу авыруны өлкәннәр һәм хроник авырулар өчен генә куркыныч дип санарга кирәкми..."

Фото: ymp3.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/B-ten-s-yakl-r-sizliy-t-n-aktarila-265688/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X