Коронавирустан 28 яшьлек пациент вафат булды
Биектау районында яшәүче ир-атның хәле җитди хроник авырулар аркасында начарланган.
Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан үлүнең 21 нче очрагы теркәлде.
Биектау районында яшәүче 1992 елгы ир-атны Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча инфекцион госпиталенә 2 июльдә китергәннәр. Пневмония аркасында коронавирус инфекциясе катлаулана. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, бөерләренә терапия ясыйлар.
Пациентның берничә хроник авыруы булган, бу аның хәлен катлауландырган. Ул бүген вафат булган, үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев