erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Корткычларга каршы көрәшү ысулы

Зарарлы бөҗәкләр белән вакытында көрәшегез.

Җылы көннәр башлану белән бакчада үскән балан агачын кара бет (тля) баса башлый. Аннары корткычлар карлыганга, чиягә, сливага күчә. Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк. Бу очракта халык чаралары ярдәмгә килер. Меңъяфрак (тысячелистник) һәм әремне кәстрүлгә салып, өстенә кайнар су коялар да 5-10 минут кайнаталар. Суынгач, шуңа су өстәп, үсемлекләргә сибәләр. Сарымсак, суган кабыгын кайнатып сибү дә зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәштә яхшы ысул.
Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була. Әгәр инде яшел, кара бетләр күпләп сырган булса, 10 литр суга бер аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе кушып сиптерегез. Бер-ике тапкыр кабатлаганнан соң, зарарлы корткычлар юкка чыгар. Тик мондый эшләрне иртән кояш кыздыра башлаганчы, яки кичтән башкарырга кирәк.
 

Фото: stroimsami.online

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bakchadagi-imesh-agachlarin-kortkichlar-yarata-292372/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X