erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кошлар ничек кышлар?

Икенче сыйныфта укучы оныгыбыз Зилә көзге якта ук кошларга җимлекләр ясап алып килде.

Җимлек дигәнем зур су савытлары инде. Үз куллары белән  кошлар керерлек итеп тишек ясаган, кошларга уңайлы булсын дип ботаклар беркеткән, фломастер белән рәсемнәр ясаган.
Бергәләп элдек җимлекләрне, җимнәрен дә салдык. Зилә җимлекләрне гел тикшереп, җимнәрен өстәп тора. Песнәкләрнең иң яратканы – көнбагыш. Анысы базарда бар, сатучыларга рәхмәт, кошларга дигәнен алып кайтып торалар, бәясе дә арзан.

Мин үзем һәр иртәне кошлар турында кайгыртудан башлыйм. Тавык та – кош бит. Иң беренче ут яндырам, ашарларына салам, су куям. Тамаклары сыйлы, бодай, арпа өстенә үзебездән калган ризыклар белән  сыйлыйм, Май аеннан башлап әзерләгән кычыткан, кәҗә үләнен бик яраталар. Күләгәдә кипкән ямь-яшел, витаминнарга бай азык. Җәй буе җыеп барган күкәй кабыгы да ярап тора, ул да витамин бит инде. Язгы якта күкәйләрен ашамасыннар өчен дә бик кирәк ул. Тагын нәрсә эшләргә кала? Көн дәвамында салган күкәйләрен җыеп  аласы. 30 градуслы салкыннарда да күкәй салудан туктамады алар. Тагын шунысы бар – без тавыкларны ике елдан яңартып барабыз,  тавык ике елда, ана корт кебек, 80 процент күкәен салып бетерә.

Чеби чыгарасы булмагач әтәчнең кирәге юк бит, дип уйлаучылар да бар. Әмма әтәч чеби чыгару өчен генә кирәк түгел икән бит. Тавык фабрикаларында тавыклар читлек эчендә, алар йомырка өчен генә асрала. Ә коридорда әтәчләр йөри. Аларның күренүе генә дә тавыкларга стимул, алар йомырканы күбрәк сала икән. 
Аннан, иртә таңда әтәч кычкыруы гына ни тора! “Кычкыртып быргысын, уята барысын“ дигән табышмакның җавабын һәр бала белә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тавыклар белән эшне бетергәннән соң көн яктыра башлый, песнәк, чыпчыклар төн кунган ояларыннан чыгып җимлекләр янына юнәлә. Кошларны ашату – күңел халәте. Дин дә аны сәдака бирүгә тиңли. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә кошларны, табигатьне яратуга өйрәтү бик игелекле гамәл. Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү әнә шулай башлана.

...Беркөн иртән чыгуга кар өсте тулы кош мамыкларын күреп тетрәнеп куйдым. Карчыга явыз эше инде бу, һәркөн разведка ясап китә, качып өлгерә алмаганнары харап була инде. Нишләтәсең, табигатьнең язылмаган законнары кырыс, карчыгага да азык кирәк.
Песнәкләрнең бик аз өлеше генә исән-имин кышлап чыга ала, диләр. Әйдәгез, канатлы дусларыбызга авыр чорда ярдәм итик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев