Көтәрсеңме?..
Мин китәмен, син каласың, Аерыла юллар...
Күңелләрне айкап, радиоалгычтан моң агыла:
Мин китәмен, син каласың,
Аерыла юллар...
Сөмбелнең болай да чайкалып түгелергә торган күзләр диңгезе мөлдерәп тулды, елап җибәрмәс өчен ул иренен тешләде. Юк, күз яшеңне күрсәтергә ярамый. Булатның күңелендә ул һәрвакыт якты истәлек булып сакланырга тиеш. Беркайчан да хәтереннән җуелмас өчен. Бүген алар соңгы тапкыр очраша, иртәгә – юлга. Контрактка кул куелган, нәрсәнедер үзгәртергә инде соң, бик соң...
Ә шулай да, үзгәртеп булыр идеме икән? Юктыр. Урланган мәхәббәт бит ул. Кеше бәхетсезлегендә төзергә ниятләнгән бәхет диләрме әле...
Ләкин Сөмбел беркемгә дә бәхетсезлек теләмәгән иде. Аның мәхәббәте соңлап килгәнгә кемне гаепләргә соң? Язмышынмы? Үзенме?
... Ире аны беркайчан да яратмады бугай. Өйләнешкән көннән үк үзенә карата салкынлык сизде ул. Туйларында да кунаклар алдында гына төчеләнде, бугай.
Ничә ай буе биш алдына, биш артына төшеп, кыйммәтле бүләкләр биреп, өрмәгән җиргә дә утыртмаган Рәмисен ул танымады. Әйе шул, Сөмбел инде аныкы, бүтән театр уйнамасаң да була...
Беренче баласын – улын тапканчы әле яраган икән. Ә аннары инде ире бөтенләй ычкынды. Имеш, Сөмбел монда беркем түгел, имеш, ул аны сазлыктан тартып алган. “Синең бит фәлән нәрсәңнән кала берниең дә юк иде”, - дияргә әй ярата да иде инде! Бу сүзләрне әйтү Рәмискә әйтеп бетергесез ләззәт бирә иде бугай. Үзе бит Сөмбелне бер көн дә эшләтмәде, хуҗабикә итеп өенә бикләде, аннан читлек кошы ясады. Иптәш кызлары белән дә аралаштырмас булды. Туганнары килгәнен дә өнәмәде.
Ә Сөмбел үзе иреннән башка беркая чыга алмады: үтә көнче булды Рәмисе. Нәкъ печән өстендәге эт инде менә: үзенә кирәкми, бүтәннәргә дә бирми. Кунакка баргач та кемгәдер елмаеп караса, кайткач күрмәгәнен күрсәтә иде. Күрде, бик күп күрде инде Сөмбел... Биек коймалар һәм жалюзилы тәрәзәләр ят күзләрдән күп нәрсәне яшерә килде...
Мондый тормыш турында хыялланган идемени Сөмбел? Ул да бит сөеп-сөелеп яшәргә теләгән иде:
Ул бит бер генә мизгелгә дә Рәмиснең байлыгына кызыкмады.Сөмбелгә аның игътибарлы булуы ошый иде. Театр-концертларга алып бару дисеңме, юк сәбәпне бар итеп бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре, валентинкалар... Кыскасы, кызлар күңелен күрә белә иде егет. Ничек кеше шулай кинәт үзгәрә ала икән?
Башта балалар хакына дип түзде инде Сөмбел. Ике бала белән бер көн дә беркая эшләп карамаган килеш, эш тәҗрибәң дә булмагач, син кемгә кирәк? Беркем дә эшкә алам дип атлыгып тормый. Идән юучы булып урнашсаң гына инде. Ә ул хезмәт хакың балаларыңны ашатырга да җитмәячәк.
Ире моннан файдаланып, тагын да азды, хатынын бөтенләй санга сукмас булды. Кунарга да теләсә кайтты, теләмәсә – юк. Сөяркәләренең дә исәбен югалтты бугай.
Сөмбел нинди генә чибәр булмасын, аның күзләрендә яшәү чаткысы сүнгән иде шул. “Хатын-кыз өчен иң яхшы макияж – аның күзләрендәге бәхет нуры”, - дип белми әйтмәгәннәр инде. Монда матурлык салоннары көчсез, чөнки алар сиңа сөйгәнеңнең мәхәббәтен кайтара алмый, бигрәк тә ул беркайчан да булмаса...
...Хәзер инде балалар да үсте. Тик Сөмбел аерылышырга ашыкмады. Аны нидер тота иде. Авыр вакытларында гел шигырь язды ул. Барысыннан яшереп, беркемгә күрсәтмичә. Ак кәгазь ул һәммәсенә дә түзә. Синең хисләреңне дә сыйдыра, үпкә-рәнҗешеңне, каргышларыңны да бүтәннәргә төшмәслек итеп яшерә белә, шатлык-сөенечләреңне дә уртаклаша, хисләреңне дә җилгә чәчми... Бары тик шул шигырьләре генә аны упкынга тәгәрәүдән һәм үз-үзенә кул салудан йолып калгандыр да.
Пыскып калган күмер
Һәм көл эчендә
Елап яткан сине кызгану да
Озакламый бетәр...
Һәм...
Буш калыр дөнья.
Әйе, буш калыр дөнья. Юк, Сөмбелнеке түгел. Сөмбелнең ак кәгазе бар күңел хисләрен бушатырга. Аныкы, Рәмиснеке, буш калыр. Әгәр Сөмбел кайтмаска дип китсә? Балаларының үз тормышы. Әтиләренең “балалар” дип өзелеп тормавы аларны да йорттан читләштерде. Әллә нигә бер кайтып күренгәндә дә бер кичтән артык кунмыйлар. Ә сөяркәләр... Алар бит бер көнлек кенә: бүген бар, иртәгә юк.
... Сөмбел радиоалгычын сүндереп куйды. Авыр хатирәләр диңгезе аны үзенә бөтереп алып кереп китте. Ул кичәгесен, бүгенгесен тагын бер кат йөрәге аша үткәреп, тормыш йомгагын сүтте...
Эх, хатирәләрен бер җепкә тезеп, киләчәге бүтән чуалмаслык итеп төенләп куярга иде язмыш җебен! Дөнья көтәбез дип көн-төн чапканга, нидер майтарырга тырышканга карап, бу тормышта без язмыш диңгезендәге нәни йомычка гына. Күп очракта дулкыннарга каршы көрәшүнең мәгънәсез икәнен аңласак та, бирешмәскә тырышабыз. Сөмбел дә үзен көчле хатын дип саный иде. Теге көнгә кадәр...
Ләкин һәркемнең дә сабыр савытлары бер тулып ташый шул... Ишекне кайтмаска дип ябып чыгып киткәнче, йөрәк йөз кат уйлый әле. Уңаен-тискәресен күңел бизмәненә салып йөз кат үлчисең...
...Ул көнне Сөмбел өстенә ни эләксә, шуны элеп, атылып чыгып чапты. Күзенә ак-кара күренмичә йөгерде дә йөгерде. Бертуктаусыз койган яңгыр аның битен камчылады, гөрләвеккә әйләнеп муен тамырыннан аркасына, күкрәгенә агып төшеп калтыратты. Күзләреннән әллә яңгыр, әллә яшь акты.
Кинәт яман чинаган машина тормозы һәм чәлпәрәмә килеп коелган пыяла тавышы аны айнытып җибәрде. Сүгенеп, машинадан бер ир-ат башын сузды:
- Нәрсә, тилемсә, яшәүдән туйдың мәллә?
Ләкин шул мизгелдә ул хатынның нинди хәлдә икәнен күреп алды: чәче-башы тузган, өстендә өй костюмы, елаудан йөзе, күзләре шешенеп беткән. Ул үзенең кайда икәнен дә, ни өчен һәм ничек монда килеп чыкканын да аңларлык хәлдә түгел иде. Ир аны сак кына иңеннән тотып, машинасына утыртты, өстенә утыргычтан алып, йомшак җәймә каплады.
- Йә, сөйлә, - диде ул. – Кая барышың иде инде болай?
Сөмбел, аптырап калып, әллә чарасызлыктан, әллә инде бозга әверелеп баручы нәни йөрәгендә тамчы да җылылык калмаганга туңып калтырый ук башлады.
- Хәзер, бераз гына түз, монда якында кафе бар, - диде ир. – Үзеңне тәртипкә китерерсең. Кайнар чәй дә комачауламас дип уйлыйм.
Кафе аулак урында урнашкан булып чыкты. Төшке аш вакыты узганлыктан, кергән-чыкканнар берән-сәрән генә күренә, буш өстәлләр дә җитәрлек иде. Ир түр почмактагы иң аулак урынны сайлап, Сөмбелне шунда әйдәде. Сөмбелнең карышырлык хәле калмаган иде. Ул сүзсез генә иярде.
Ир кайнар чәй алып килде, түш кесәсеннән кулъяулык чыгарды.
Алар бик озак сүзсез утырды. Гүя вакыт туктап калган иде. Сөмбел бер ноктага текәлеп, дөньясын онытты бугай... Ир-ат та беркая ашыкмый идеме - сабыр гына утыра бирде. Сөмбелнең уйларыннан бераз айныганын күргәч түзмәде, тагын сорап куйды:
- Хәзер берәр нәрсә сөйлисеңдер бит инде?
Сөмбел шунда гына аңа күтәрелеп карады. Каршысында уртача гәүдәле, коңгырт чәчле, яше кырыклар тирәсендәге ир утыра иде. Коеп куйган чибәр булмаса да, йөзендә ниндидер үзенә тартып тора торган ягымлылык бар. Ә күзләре... Бер күтәрелеп караганнан соң, аның күзләренә кабат карарга никтер курыкты Сөмбел. Ниндидер тирән сагыш, моң бар иде аларда.
- Барыр урының бармы соң? – диде ир.
Сөмбел эндәшмәде, бер ноктага карап утыра бирде. Ул минутта аңа туфан калкып, дөньясын су басса да, җир тетрәсә дә, гарасат купса да барыбер иде...
... Менә шул рәвешле очраштырган иде аларны язмыш.
Булатның күзләренә бер күтәрелеп караганнан бирле, Сөмбел озак вакытлар аның карашы белән очрашмаска тырышты. Курка иде ул аның күзләренә карарга. Алар ничектер артык моңсу, тирән төпсез кое кебек, үзенә бөтереп алыр шикелле тоела иде. Алардан берни яшерә алмыйсың, йөрәгеңнең иң тирән почмакларындагы хисләр дәрьясы да һичшиксез, аларга, буйсыначак.
Бер авызы пешкән өреп каба, диләр. Сөмбелгә дә тынычлыктан кала беркем дә һәм берни дә кирәкми иде.Тик Булат аны тынычлыкта калдырырга теләмәде: гел шалтыратты, хәлен белде. Бер дә уйламаганда, җир астыннан килеп чыккан кебек, каршысына очрый иде. Әкренләп Сөмбел дә аңа ияләште бугай.
...Беркөнне ишектә кыңгырау шалтырагач, Сөмбел улы дип уйлап ачып җибәргән иде, бусагада Булат басып тора. Кулында чәчәк бәйләме.
- Зинһар, мине кире какма, мин синнән башка бүтән бер көн дә яши алмыйм, – диде ул.
Бу очракта сүзләр артык иде. Күзләр аңлашты. Сөмбел тиз генә Булатны үзенә тартты һәм ишекне эчке яктан бикләде...
Ул көннәрдә Сөмбел очып кына йөрде. Оҗмахка эләгер өчен үләргә дә кирәкми икән бит. Сөмбел болай да күкнең җиденче катында иде! Һәр сәгатьне, минутны санап, ул көн саен очрашуны көтте. Ябыгып, суырылып калды. Урамга чыкса, ир-атларның үзенә аерым игътибар бирүләрен сизә башлады. Кемдер комплимент ясый, кемдер танышырга тели иде. Чөнки Сөмбелнең йөзендә, бөтен гәүдәсендә, хәтта хәрәкәтләрендә дә сөйгәнеңнең мәхәббәте генә бүләк итә ала торган сихри матурлык чагыла иде.
Сөмбел Булатның гаиләсе барлыгы-юклыгы белән беркайчан кызыксынмады. Ул бары аны яратты гына. Беркайчан берни өмет итмәде, берни сорамады. Бүләкләр алмады. Бары күңелендәге бар җылылыкны, моңа кадәр сарыф ителмәгән бар назын чын күңеленнән аңа бүләк итте. Гомер көзенә якынлашып килгәндә, беркайчан беркемгә кирәге булмаган җан җылысы белән шулай уртаклашып калырга ашыкты бугай ул...
...Беркөн эшеннән чыгып, парк аша автобус тукталышына якынлашып килгәндә, аны артыннан бер хатын куып җитте һәм көтмәгәндә, чәченнән сөйрәп, җиргә екты. Аннары өстенә менеп атланып, үз-үзен белештермичә уңлы-суллы яңаклый башлады.
- Ах, син, оятсыз, җирбит, ничек синдәйләрне әле җир йотмый икән, әй? Нәрсә, ир кирәк булдымыни? Шул нәрсә җитмиме сиңа? Ник үз ирең белән тормадың соң алай булгач? Кеше ирләрен аздырып йөрисең!!! Минем иремә сихер ясап эчерткәнсең инде син! Тик торганда көтүдән качкан сыер кебек гел сулга каермас иде. Тәмам дөньядан ваз кичте бит әй! Мине күрмәсә, хет балаларын бераз уйлар иде! Йөрүенә күз дә йомар идем әле, аерылам дип тилереп йөри башлады бит, юләр!!!
Әгәр паркта очрашуга килгән егет белән кыз араларына кермәсә, бу мәхшәр ни белән бетәр иде икән – билгесез.
Ул Булатны беркемнән дә тартып алырга җыенмады бит, аны гаиләсеннән аеру уе белән дә янмады. Гаиләсе бар икәнен дә белми иде хәтта!!! Бары тик аны бәхетле итеп күрергә теләде.
...Сөмбел Булатны бүтән фатирына кертмәде. Күпме генә шалтыратса да, телефонны да алмады. Көн саен эштән кайтканын сагалап торып, сөйләшергә омтылуы да файдасыз иде. Сөмбелнең сүзе бер булды: “Мин кеше тормышын җимерүче түгел. Бар, гаиләңә кайт. Алар сине көтә”. Үзенең йөрәгеннән кан тамса да, беркемгә дә сиздермәде. Эчтән генә янды, көйде.
...Ә беркөнне Булат аның ватсабына язып җибәрде. Хәбәрне укыгач, Сөмбел бу юлы җавапсыз кала алмады. Хәзер инде аңа барыбер иде. Хәлләр мондый борылыш алыр дип уйламаган иде шул ул.
Эх, болай килеп чыгасын белсә, ул Булатны беркайчан да үзеннән читкә этәрмәс, аның белән аңлашмыйча торып, үзе өчен нәтиҗәләр дә ясамас иде. Сөмбел аны өзелеп яратты бит. Чын күңеленнән аңа бәхет юрады. Шуңа гаиләсен җимерергә дә теләмәгән иде...
“Сөмбелем – саф гөлем, бердәнберем минем! Рәхмәт сиңа кыска гына мизгелгә булса да мине шулай бәхетле иткәнең өчен. Син бары тик минеке генә. Мин сине өзелеп яраттым! Әгәр тормышымда син очрамаган булсаң, яшәвемнең бер мәгьнәсе булмас иде.
Ә гаиләм – ул минем яшьлек хатам. Мин үз хаталарым өчен җавап бирергә тиеш идем. Безнең арада беркайчан да мәхәббәт булмады. Фатир да, машина да, балалар да – бар да бар иде. Ләкин җылылык кына җитмәде. Бер гаилә булып, бер түбә астында яшәсәк тә, бер юрган астында йокласак та, без бер-беребезгә чит-ятлар идек. Ә күңелдә бушлык. Ул бушлыкны берни белән дә тутырып булмый.
Мондый тормыш миңа нигә кирәк? Элек түзелгән инде, бер күнгән килеш. Ә хәзер мин чын тормышны, бәхетне, мәхәббәтне татып карадым. Мин үткәнемә бүтән бер генә көнгә дә кайтырга теләмим. Элеккеге төссез дөнья миңа бүтән кирәкми. Янарга икән янарга, янарга ахыргача! Мин янып яшәргә телим! Җан асрарга түгел!
Шуңа күрә кичә мин хәрби комисариатка барып, үз теләгем белән махсус хәрби операция барган зонага җибәрүләрен сорадым, контрактка кул куйдым. Тиздән юлга кузгалачакмын.
Әгәр чыннан да яратсаң, көт мине! Көтәргә вәгъдә бирсәң, мин һичшиксез кайтачакмын!”
...Сөмбел аңа күз яшьләрен күрсәтмәс. Елмаеп озатыр. Алар бит озакка аерылышмый. Контракт срогы бер ел. Яшәү белән үлем арасындагы нибары бер ел... 365 көн,12 ай, 52 атна, 8760 сәгать һәм... бик күп, бик күп мизгелләр... Аннан башка узачак мизгелләр. Ул аны сулышы белән тартып китерерлек булып көтәр... Сөмбелгә күп кирәкми, ут йотып, билгесезлек эчендә бәргәләнгәндә “Исән” дигән бер сүз дә җитә. Көтәр кешесе булганда, ул кайтмый калырга мөмкин түгел!!! Ул кайтачак, һичшиксез кайтачак!!! Көтәргә генә кирәк. Бары көтә белергә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев