erid:2VtzquqpS7d
Коточкыч юл һәлакәтендә дүрт кеше гомере өзелгән
Арча яңалыклары

Коточкыч юл һәлакәтендә дүрт кеше гомере өзелгән

Юлларда сак булыгыз.

 

Бүген якынча 11:50 сәгатьтә Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 чакрымында "Киа" автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як хәрәкәт итү  полосасына чыккан, биредә "Лада" автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "Киа" автомобиле йөртүчесе, 1951 елгы ир-ат, шулай ук 1990 елгы"Лада" автомобиле йөртүчесе һәм аның  ике пассажиры һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, килеп чыккан хәлнең бар нечкәлекләре ачыклана.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/trassada-kotochkych-faiga-4-keshe-lak-bulgan

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев