erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күп авырыйлар, әмма каты түгел

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.

Чулпан Равилевна, ишетеп торабыз, районда авыручылар күп. Салкын тиеп авырыйлармы, гриппмы, әллә коронавирус беләнме?

– Грипп белән авыручылар яңа ел алдыннан күп булды. Грипп әлегә тыныбрак тора. Бүген күбрәк салкын тиеп авырыйлар, коронавирус та бар. Узган атнада 305 авыру очрагы теркәлгән. Бу атнада өч көндә генә дә (без атнаның 4нче көнендә сөйләштек – ред.) 296 авыручы өстәлгән. Район хастаханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлегендә 10 кеше ята. Күбрәк өйдә дәваланалар.

– Бүген коронавирусның кайсы штаммы белән авырыйлар? Британия штаммы “Альфа” беләнме, әллә тагын да усалрагы Һиндстан штаммы “Дельта”ның чигенергә исәбе юкмы, әллә яңасы “Омикрон”  баш калкытамы?

– Төгәл генә әйтеп булмый. Чөнки районда коронавирус штаммын ачыклау мөмкинлеге юк. Шунысы мәгълүм: бүген коронавирус белән алай каты авырмыйлар. Хәлләре, авыр булып, хастаханәгә салырлык түгел. Күбрәк өйдә дәваланалар.

– Хәл алай авыр булмагач, бәлки “Ашыгыч ярдәм” бригадасына, табибка мөрәҗәгать итеп тә тормаскадыр?

– Үз белдегең белән дәваланырга һич ярамый. Вирусның нәрсә күрсәтәсен белеп булмый. Ул аяныч нәтиҗәләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Авырый башлауга “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк.

– Поликлиникага температуралы авыруның килүе ул иң беренче чиратта чир таралуга китерә, шулай бит?

– Поликлиника ишек төбендә бер медицина хезмәткәре температураны үлчәп тора. Температурасы булган кешегә поликлиниканың икенче башыннан керергә кушалар. Ул башта авырулар аерым кабул ителә.  “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратучыларның өенә аерым бригада бара. Алар шунда ук коронавируска экспресс-тест ясыйлар. Коронавирус расланса, икенче бригада авыруларга бушлай дару тарата.

– Бушлай дарулар бармы?

– Бар.

– Балалар да авырта.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе, балалар да авырый. Бүгенге көндә 101 бала өйдә дәвалана.

– Балаларга коронавирус-тан вакцина кайттымы?

– Районга балаларга (12 яшьтән) коронавирустан Гам-Ковид-Вак-М вакцинасы кайтты. Ул зурлар вакцинасына караганда күпкә йомшаграк.

– Гомумән алганда, район буенча, зурларны да, балаларны да кертеп, күпме кеше авырый?

– Районда барысы 81 торак пунктта 596 кеше авырый. Иң күбе Арчада, Яңа Кенәрдә һәм Иске Чүриледә авырыйлар.

– Авырту билгеләре нинди?

– Температура күтәрелә, тамак авырта, йөткертә, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә һ.б. Авырту билгеләре сизелүгә медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә.

– Ничек сакланырга?

– Вакцина, ревакцинация ясатырга кирәк. Битлек кияргә, кеше күп урыннарга бармаска тырышырга, саф һавада йөрергә, яшелчә, җиләк-җимешне даими кулланырга, физик хәрәкәт, кыскасы, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга киңәш итәбез.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X