erid:2VtzquqpS7d
Күп балалы аналар пенсиягә 50 яшьтә чыга алачак
Арча яңалыклары

Күп балалы аналар пенсиягә 50 яшьтә чыга алачак

Балаларын сигез яшькә җиткәнче тәрбияләгән күп балалы аналар тиешле вакыттан өч-ун елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак ("Ватаным Татарстан", Казан).

 

ТАСС хәбәр итүенчә, күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар санына бәйле булачак.

«Өч бала тапкан хатын-кызлар 57 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы ала. Тиешле вакыт өч елга кими. Дүрт бала тапкан хатын-кызлар 56 яшьтә лаеклы ялга чыга алачак. Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар пенсиягә 50 яшьтә чыга. Билгеләнгән яшь 10 елга кими», — диелә Пенсия фонды сайтында.

Бер яки ике бала тапкан хатын-кызлар өчен пенсия яшен киметү каралмаган, алар пенсиягә 60 яшьтә чыгарга тиеш.

Санап үтелгән барлык категорияләр өчен пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шарт—ата-ана хокукыннан мәхрүм итү факты булмау яки уллыкка алуны гамәлдән чыгару. Тиешле күләмдә иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициенты зурлыгыннан башка да ташламаларга дәгъва итү мөмкин түгел.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев