erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күп балалы гаилә могҗиза белән үлемнән котылган

Тереләй янып үләселәр булган

Татарстанда күп балалы гаилә янгын чыгу сигналы җиткергән прибор ярдәмендә һәлакәттән котылып калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге сәгать өчтә республиканың Питрәч районы Колкомерка авылында Амбар урамында күп балалы гаилә – әти-әниләре һәм дүрт бала, аларнаң берсе - инвалид, яшәгән йорт янган. Төтен чыга башлагач, көчле сигнал өйдәгеләрне уяткан. Шулай алар һәлакәттән котылып кала алган. Янгын сүндерүчеләр 18 минуттан соң урынга килеп җиткән. Ут капкан йортны һәм ишегалды корылмаларын сүндерү өчен бер сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Янгынның гомуми мәйданы 147 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч фаразлар буенча, ут электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан. Өйсез калган гаилә әлегә Колкомерка авылындагы туганнарында яшиячәк. Йорт һәм каралты-кура корылмалары иминиятләштерелгән булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләне һәлакәттән коткарган янгын хәбәр итү дүрт приборы йортта узган елның җәендә Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча социаль программа кысаларында урнаштырылган иде. Бүгенге көндә 20 мең йортта 75 меңгә якын хәбәр итү җиһазы урнаштырылган. Бу эшләргә республика бюджетыннан 20,6 млн сум акча бүлеп бирелгән. Йортларда урнаштырылган хәбәр итү приборлары көчле сигналлары аркасында 81 кеше, шул исәптән 38 бала янгыннан мөстәкыйль рәвештә котылып кала алды. Бу язда Татарстанда аз тәэмин ителгән, өч балалы һәм инвалид балалар тәрбияләнүче 21 мең гаилә яши торган йортларга шундый 85 мең прибор урнаштырылачак. 
http://agryz-rt.ru/news/faiga/tatarstanda-kp-balaly-gail-mogiza-beln-lemnn-kotylgan

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X