erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көрәшчеләрнең максаты - җиңү! (ВИДЕО)

Көрәшчеләр белән танышыйк.

Икесе дә кызу егетләр. Шушмабашта үткән көрәш ярышында Рүзәл көндәшен тиз генә салып кереп китте. Ярышны алып баручы тренер Фәнис Зарипов, чиста җиңү, дип бәяләде. Рүзәл шундый малай: көрәштә тиз хәрәкәт итә. Көндәше аңышып өлгергәнче инде ул аны күтәреп салып та куя. Көрәштән соң янына килеп хәлләрен белдем. Безнең янга Шушмабаштан Раил Хәлиуллин да килеп басты. "Рүзәлнең көндәше мин, - дип елмайды ул. - Без бергә көрәшәбез". Рүзәл Фәйзрахманов 8 сыйныфта укый. 3 сыйныфтан көрәшә. Тренеры Марат Сәләхов. 50 кг.кадәрле үлчәмдә Рүзәл районда 1нче урында. Актанышта республика ярышында 3нче урынны алып кайтты. Ә Раил Шушмабаш мәктәбендә 9 сыйныфта укый. 5 сыйныфтан көрәштә. Тренеры Марат Сәләхов. Егетләрнең максаты - җиңү! Бу көрәштә дә 52 кг үлчәүдәге көрәшчеләр арасында Рүзәл 1нче, Раил 2нче урынны алды. Котлыйбыз! Уңышлар!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X