erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күршең булса, шундый булсын...

Яңа ел бәйрәмнәрендә Көнбатыш бистәсендәге Кол Гали урамын кешеләр махсус карарга бардылар, истәлеккә фоторәсемнәргә төштеләр.

Нәрсәсе белән халыкны үзенә тартты соң ул? “Йорт территорияләрен, капка төпләрен төрле утлар белән шундый матур итеп бизәгәннәр, исем китеп кайтты”, – диде бер хезмәттәшем. Аның бу сүзләреннән соң безнең дә кешеләр тудырган кышкы шушы матурлыкны күрәсе килде. Беркөн кич вакыт табып Кол Гали урамына юнәлдек.

Урамга борылуга андагы җемелдәгән утлардан күзләр камашты, йортлар хуҗаларының шушы гүзәллекне тудыра алуларына таң калдык. Өйләр кырыйларында, түбәләрендә, хәтта гараж түбәләрендә дә, буеннан- буена капка-коймаларда утлар балкый, “утлы” фонтаннар атыла...

Безнең янга тагын бер машина килеп туктады. Аннан бер ханым төште. “Күрше әйткәч, ышанмаган идем. Чыннан да, искиткеч икән бит монда. Иренмәгәннәр. Акча да күп киткәндер. Кып-кыска бер гирлянда да хәйран кыйммәт тора. Бу йортларда байлар яши торгандыр инде”, – диде ул.

Яшерен-батырын түгел, безнең дә тел очында шул сорау торды. Җавап табу максаты белән бер өйгә юнәлдек. Буранлырак көн иде. Көрәк тотып кар  көрәп йөргән Фидания һәм Азат Хуҗиәхмәтовларны капка төбендә туры китердек. Фидания ханым белән шунда ук уртак тел таптык.

– Мин үзем тумышым белән Югары Мәтәскәдән. Ирем Әтнә районының Олы Мәңгәр авылыннан. Сарманда яшәдек. 1996 елдан Арчада. Йорт салып чыктык. Фундаментыннан алып үз көчебез белән. Азат район электр челтәренә электромонтер. Хәзер улыбыз Ленар, киленебез Айгөл, онык-лар Амира һәм Самина белән яшибез, – дип таныштырып китте ул.

Яңа елга йортларын да, хәтта бакчадагы алмагачларны да (яктырткычларны алыштырып торалар, искеләрен дә әрәм итмиләр) төрле утлар белән бизәп куйганнар. Һәм бу быел гына да түгел. Якынча егерме меңнән артык акча киткән. Әмма алар өчен эш акчада түгел.

– Яңа елны яратабыз без. Көтеп алабыз. Тирә-юньне утлар белән матурлау күңелгә рәхәтлек бирә, бәйрәм кәефе өсти. Аннан балаларга да ошый. Бәйрәмне гаилә белән каршылыйбыз, кич урамга чыгабыз. Күңелле бит, – ди Фидания ханым.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–  Ел да яктырткычларны өстәп торабыз. Аның бәясен кем белгән дә, акчасын кем санап торган, – диде каршы йорттагы Гөлнур да. – Берничә ел рәттән бизибез. Дөрес, быел зурданрак куптык. Үзе бер күңелле бит ул. Башка урамнардан махсус карарга киләләр, фоторәсемнәргә, видео-

ларга төшерәләр. Онык-ларның да күңелләре була.

Гөлнур һәм Владимир Яковлевлар уллары Эдуард гаиләсе белән яшиләр. Ике тумыштан инвалид баланы тәрбиягә алган да шушы гаилә. Берсе вафат икән инде, ә менә икенчесе җиткән кыз булган. Үзләренең ике оныклары бар. Эдуард “Эталон” ширкәтендә инженер-энергетик, бу гүзәллекне ул тудырган.

Эшмәкәрләр Ләйсән һәм Илнур Котдусовлар капка төбендә безне Кыш бабай каршы алды. Аларның да йортлары җем-җем утлар белән әйләндереп алынган. Әллә кайдан балкып тора.

– Хәзер күршеләр белән ярыша-ярыша бизибез. Ярты урамга төшеп җитте инде, – диделәр алар. – Матурлык тудыру арзан тормый, әлбәттә. Әмма балаларның күңелләрен күрү кыйммәтрәк. Аннан чит кешеләрне дә шушы матурлык безнең урамга тартып китерә. Читтән кайткан кунакларын да күрсәтү өчен махсус алып киләләр бит.

Территорияне утлар белән бизәүне башлап җибәрүче шәхси эшмәкәр Алмаз Закиров икән. Шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итеп, өченче ел инде  урамга куярга зур чыршы кайтарта. Күршеләр бергә-бергә бизиләр. Аннан барысы җыелып чыршы тирәсендә бәйрәм оештыралар. Урам бәйрәме.

Урам искиткеч матур. Әмма безне беренче чиратта күршеләрнең татулыгы, бердәмлеге сокландырды. Кайсына кермә, беренче булып ут күршеләрен мактыйлар. Күршең булса, шундый булсын ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X