Шагыйрь Разил Вәлиев Арчага кунакка кайтты
Арча үзәк китапханәсендәге виртуаль концерт залы бу көннәрдә мәртәбәле кунакны кабул итте. Китап укучылар белән очрашуга татар халык шагыйре Разил Вәлиев килде.
Очрашуда сүз, нигездә шагыйрьнең үзе, балачак, яшьлек еллары, иҗат дөньясына кереп киткән, Казанда, Мәскәүдә укыган еллары турында барды, арчалар башкаруында аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шигырьләре, әсәрләреннән өзекләр, юмористик хикәяләре укылды. Аннан, кунак “Арча” радиосында булып, эфирда җанлы әңгәмә корды.
“Килгән саен Арчадагы үзгәрешләрне күреп, сөенеп китәбез. Арча бик матурланды. 30 еллар элек гап-гади авыл сыман иде, бүген инде шәһәр. Булганны кадерләп, шөкер итеп яшәгез. Арча – татар халкы өчен күркәм урын. Бирегә килү минем өчен бәйрәм”, – дип башлады ул сүзен. Гомерен китап, әдәбият, мәгариф белән бәйләп яшәүче шагыйрь шактый еллар Татарстан Милли китапханәсен җитәкләде, 30 ел Дәүләт Советы депутаты булды, бүгенге көндә татар Милли китапханәсенең кайгыртучылар рәисе. Кайгыртучы буларак, Разил Вәлиевның республикада берничә китапханәне ныклап төзекләндерү эшләрен финанслауга ярдәме тигән, кем белә, бәлки ул ярдәм Арча үзәк китапханәсен дә читләп узмас. Разил Вәлиев фикеренчә, укучылары булган авылларда китапханәләрне саклап калырга кирәк. Халыктан, китап укучылар азайды, кеше китапханәгә аз йөри, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
“Элек китаплар 20 мең тираж белән чыкса, бүгенге көндә 5-6 мең тираж белән басыла. Ләкин бүгенге көндә китап уку өчен китапханәдән алу мәҗбүри дә түгел, интернетны ачып та укып була. Китапханәгә йөрүчеләрнең азаюы бүген һәркайда зур проблема булып тора, – дип борчыла әдип. – Ә китапханә мәгърифәт алу урыны гына түгел, кешеләрнең аралашу урыны да, биредә бушлай компьютер, интернет мөмкинлекләреннән файдаланып була. Республикада үрнәк итеп куярлык китапханәләр шактый. Аларда төрле клублар оештырыла, әбиләр, бабайлар, яшьләр өчен берләшмәләр эшли, очрашу, иҗат кичәләре еш узып тора. Арча районы китапханәсе дә республикада үрнәк, алдынгыларның берсе. Районда 57 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Республикадагы 4 мобиль китапханәнең дә икесе Арча районында”. Разил Вәлиев “Китапханә хәбәрләре” журнал-альманахының баш мөхәррире дә. Журналның киләсе саны Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эшчәнлегенә багышланачак.
Соңгы елларда китапханәләрдәге уңай үзгәрешләргә сөенә шагыйрь. Күп китапханәләр җиһазлар белән тәэмин ителде, китап фондлары баеды. Республика бюджетыннан Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар бушлай кайта, үзәк китапханәләргә 25 исемдәге газета-журнал бушлай яздырыла. Белгечләр әзерләүдә дә проблемалар юк. Шулай да, мәдәният һәм сәнгать университетында меңләгән китапханәчеләр әзерләнсә дә, республика китапханәләрендә махсус белемле кадрлар җитешми икән. Ләкин һәр авылда китапханәләр махсус бинага урнашмаган, мәчет, медпункт бинасында урнашканнары да бар.
Үзе гомере буе күп укып, китапны яратып яшәгән Разил әфәнде киләчәктә халыкның китап укырга хирыслыгы кабат артыр дип өметләнә. “Татар халкы борынгыдан китаплы, мәгърифәтле халык булган. Татарстан милли китапханәсендә 14нче гасырда язылган китап саклана 1612 елда беренче татар китабы дөнья күргән. Без киләчәктә дә китаплы булырга тиеш. Китаплы халык надан булмый, алга атлый, ул – мәңгелек һәм аның киләчәге дә матур булачак”, – ди ул.
Розалия Зиннәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев