erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Күчемсез милеккә хокукларны кемнәр һәм ни өчен теркәргә кирәк?

Кайбер торак пунктларда идарәче компанияләр фатир хуҗалары торакка милек турында документ күрсәтергә тиеш, дигән белдерүләр урнаштырган. Ә кайберләре хәтта документлар белән күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган срокларны да билгеләгәннәр. Шулай ук “Росреестр“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә авыл җирлегендә яшәүчеләр: “Әгәр хокуклар теркәлмәгән булса, аларның милекләрен тартып алмаслармы?“ – дип еш шалтыраталар икән. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында күчемсез милекләре теркәлгән кешеләр дә бар.


“Росреестр“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Рәсимә Шакирова белән бергәләп бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышачакбыз һәм күчемсез милеккә хокукларны кемнәр һәм ни өчен теркәргә кирәклеген аңлатачакбыз.
– Рәсимә Габдрәшитовна, әйдәгез башта аңлашып китик, күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау нәрсә өчен кирәк?
– Чыннан да, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау турында Федераль закон үз көченә кергәч, 2021 елның уртасыннан башлап, илнең барлык төбәкләрендә, муниципаль хакимият органнары белән берлектә әлеге юнәлештә эш башланды. Кагыйдә буларак, сүз 1998 елның 21 гыйнварына кадәр, ягъни “Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәве турында“гы 122нче Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр барлыкка килгән объектлар турында бара. Нәкъ менә шушы законны кабул итү Россиянең күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенең заманча системасын булдырды.

– Шул вакыттан бирле 25 ел вакыт үтте, әлегә кадәр күчемсез милекләренә хокук-ларын рәсмиләштермәгән гражданнар күпме?
– Татарстанда элек исәпкә алынган хокук теркәлмәгән күчемсез милек объектлары – 650 меңнән, шул исәптән торак биналар 156 меңнән артык.

– Ни өчен гражданнар күчемсез милеккә хокукларын теркәргә ашыкмый?
– Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында хокук иясе турында мәгълүмат төрле сәбәпләр белән булмаска мөмкин. Мәсәлән, кеше фатирны сатып алу-сату, хосусыйлаштыру, алмашу, бүләк итү килешүе, мирас хокукы турында таныклык нигезендә алган, шул ук вакытта теркәү органына – “Росреестр“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мөрәҗәгать итмәгән.
1998 елның 31 гыйнварына кадәр барлыкка килгән хокук-лар бердәм дәүләт реестрында теркәлмәсә дә, юридик яктан гамәлдә дип таныла. Мондый хокукларны дәүләт теркәве  аларның ияләре теләге буенча башкарыла. Шул ук тәртип 1998 елның 31 гыйнварыннан 2000 елның 1 гыйнварына кадәр БТИда теркәлгән күчемсез милеккә  хокукларга да кагыла.

– Ни өчен милеккә салым турында хәбәр  җибәрүче салым түләүче фатир хуҗаларын белә, ә “Росреестр“да ул юк?  Фатир хуҗаларын тагын бер тапкыр борчымас өчен, салым органнары белән мәгълүмат  алмашып булмыймы?
– 2000 елның 1 гыйнварына кадәр теркәлгән хокуклар турында мәгълүмат әлеге оешма тарафыннан салым органына тапшырылган. Шул ук вакытта, әгәр дә әлеге датадан соң милекчеләр үзләре әлеге мәгълүматларны теркәү органына кертү өчен мөрәҗәгать итмәсәләр, алар “автомат рәвештә“ күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында күренмәячәк, чөнки мондый процедура законнарда каралмаган.

– Күчемсез милек объектына элек барлыкка килгән хокукны бердәм дәүләт реестрында теркәү мәҗбүриме?
– Бердәм дәүләт реестрында мондый хокукларны теркәү аларның ияләре теләге буенча башкарыла. Ләкин без барыбер гражданнарга моны эшләргә киңәш итәбез. Чөнки закон нигезендә күчемсез милек объектына милек хокукы мондый хокук теркәлгәннән соң гына барлыкка килә.
Элек барлыкка килгән хокукны теркәү сату, бүләк итү яки башка төрле килешү төзегәндә, шулай ук аренда, милекне залогка тапшыру вакытында мәҗбүри. Моннан тыш, шуны истә тотарга кирәк, дәүләт реестрында элек барлыкка килгән хокук турында мәгълүматлар булмаса, хокук иясенең шәхси катнашыннан башка сату, хокукны чикләү һәм мондый күчемсез милек объектына дәүләт теркәве уздыру мөмкин булмавы турында язма кертеп булмый. Димәк, хокукларны теркәү – ул милекне мошенник-лардан саклау.
Шулай ук табигый һәм техноген катаклизмнар, янгын, су басу һ.б. очрак килеп чыгарга мөмкин. Бу очракта компенсациягә объектның хуҗасы гына дәгъва итә ала. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында хокук иясе турында мәгълүмат булмау милек хокукын исәпкә алмау куркынычын тудыра. Мәсәлән, дәүләт яки муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлеген алганда, җир кишәрлекләренең чикләрен килештергәндә. Документлар югалырга мөмкин һәм аларны суд тәртибендә торгызу бик авыр булачак. Әгәр хокуклар теркәлгән икән, документларның күчермәсен теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин. Димәк, хокукларны теркәү гражданнарның үз мәнфәгатьләрендә! 

– Кешеләр, әгәр вакытында бердәм дәүләт реестрында хокукларын теркәмәсәләр, аларны фатирларыннан мәхрүм итәчәкләр, чөнки ул муниципалитетка күчәчәк, дип борчыла. Хокук ияләрен ачыклау эшен муниципалитет үзе башкара аламы? Бу очракта милек хокукын теркәү ничек була? Шул ук вакытта кешеләрнең фатирга хокукы югалырга мөмкинме?
– Әгәр югарыда күрсәтелгән күчемсез милек объектларына карата милекчеләр теге яки бу сәбәп белән хокукны дәүләт теркәвенә алу өчен мөрәҗәгать итәргә теләмәсә, муниципалитет хокук ияләрен ачыклау буенча эш алып барырга тиеш. Моның өчен җирле үзидарә органы күчемсез милек объектын тикшерә, кирәкле мәгълүматны БТИ, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия фонды, нотариаль палата һ.б.лардан сорый. Күчемсез милек объектының хокук иясе турында барлык кирәкле мәгълүматларны алгач, хокук иясен ачыклау турында карар әзерләнә, ул хокук иясенә, ә аннары “Росреестр“га ачыкланган хокук иясе турында дәүләт реестрына мәгълүмат кертү өчен җибәрелә. Шуны да истә тотарга кирәк, муниципалитет исеменнән мәгълүмат кертү хокукны дәүләт теркәвенә тиңләнми.
Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында Федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты карала. Аерым алганда, түбәндәгеләр тәкъдим ителә: әгәр җирле хакимият органнары үткәргән барлык чаралар хокук иясен ачыклауга китермәсә, вәкаләтле орган 14 көн эчендә “Росреестр“га объектны хуҗасыз дип исәпкә алу турында гариза җибәрергә тиеш булачак. Бу инде кемнеңдер күчемсез милек объекты вакыт узу белән муниципалитет милкенә күчә ала дигәнне аңлата. Шуңа күрә без күчемсез милек объектларына әлегә кадәр теркәлгән хокуклары булмаган кешеләргә күңелләрен төшермәскә, ә аларны законлаштырырга чакырабыз. Чөнки законнар буенча, теркәлгән хокукның барлыгына бердәнбер дәлил, мин инде әйткәнемчә, бердәм дәүләт реестрында дәүләт теркәве булып тора.

– Күп функцияле үзәккә барып теркәлү өчен күпме түләргә кирәк?
– 1998 елның 31 гыйнварына кадәр теркәлгән күчемсез милеккә хокуклар, милекчеләр гаризасы буенча, бердәм дәүләт реестрында бушлай теркәлә!

– Татарстанда, Арча районында андый мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчеләр күпме? Әлеге хезмәт ничек, күпме вакытта күрсәтелә?
– 2022 елда 1 мең гариза бирелгән. Быел бу сан ике тапкыр артык. Арча районында 2022 елның 1 мартына 3852 җир кишәрлегенә, 3950 бинага, 669 фатирга, 8471 объектка хокук теркәлмәгән иде. Хәзерге вакытта 1978 җир кишәрлегенә, 1208 бинага, 322 фатирга хокук теркисе калды. Бу эшне милек хуҗаларын табып 2024 елның 1 гыйнварына төгәлләү яки ул милекне дәүләт карамагына тапшыру бурычы куелды.
Срокларга килгәндә, алар Федераль закон белән билгеләнгән, һәм без, мөрәҗәгатьләр күп булганда да, ул срокларны үтәргә әзер!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев