erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кукмарада янгында ир-ат һәлак булган

Кичә төнлә ташландык йортта янгын чыккан.

Кукмарада ташландык йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Кичә 23.29 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Толстой урамында кеше яшәми торган йорт януы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ут веранда, түбә һәм йортның эчке өлешен тулысынча колачлый. Аларны күршеләр каршы алып, йортта беркем дә яшәмәве, электр һәм газ белән тәэмин итү туктатылуы турында хәбәр итә. Йорт эчендә билгеле бер яшәү урыны булмаган кеше калырга мөмкинлеге турында җиткерәләр.

 

Реклама

Янгын сүндергән вакытта ир-атның бик нык янып беткән гәүдәсе табыла. Хәзерге вакытта мәрхүмнең кем булуы ачыклана.

Янгын нәтиҗәсендә 90 квадрат метр мәйданда йорт һәм веранда кара күмергә әйләнә.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-yangynda-ir-at-lak-bulgan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре