erid:2VtzquqpS7d
Кул астындагы даруханә
Арча яңалыклары

Кул астындагы даруханә

Үз рецептлары белән дә уртаклаштылар.


 Үзәк китапханәнең уку залында “Даруханә кул астында” исемле очрашу узды. Чараның кунагы Минһаҗева Гөлназ Фарук кызы, дару үләннәре белгече буларак чакырылган. Ул үләннәрне җыю, саклау, әзерләү һәм дөрес куллану турында сөйләде. Гөлназ ханымның медицина белеме бар, фитотерапиядән тыш хиджама ясый.
Шифалы үсемлекләр темасы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар үз рецептлары белән уртаклаштылар һәм, һичшиксез, күп файдалы мәгълүмат алдылар. 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев