Арчадар куандыра.
Арчадан 7 спортчыдан торган егетләр һәм кызлар Орел шәһәренә кул көрәше ярышына бардылар. Тренерлар Фәнис һәм Марат Мөхәммәтшиннар җитәкчелегендә. Алар ярыштан һәрвакыт уңышлар белән кайталар. Бу юлы 14-15 яшьлекләр арасында Лесхоз мәктәбендә укучы Камилә Мөхәммәтшина чемпион булды! Иске Кишет егете Салават Сабирҗанов 19-23 яшьлекләр арасында 3 урынны алды. Ул Казан дәүләт ветеринария академиясендә укый. Арча педагогика көллиятендә укучы Эльвира Сәлахетдинова 19-23 яшьлек кызлар арасында 3 урынны алды. Котлыйбыз! Әле алар юлда. Мәскәү аша кайталар. Мәскәүдә. "Ярышка төрле өлкәләрдән көчле спортчылар быелды. 600ләп спортчы бар иде, - дип сөйләде тренер Фәнис Мөхәммәтшин. - Без дә әзерлекле идек. Атнага өч тапкыр шөгыльләнәбез. Арча стадионындагы спорт бинасында. Бу төр спортка җитди карыйбыз. Ярышларга зур әзерлек белән барабыз". Без спортчыларга һәм тренерларга уңышлар телибез!
Нет комментариев