erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кунакта

Төбәк инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов “Без Тукайны укыйбыз“ дигән әдәби марафонда уңышлы чыгыш ясаучыларны котлап, бүләкләр тапшырды

Бу матур тантана-очрашу чәй өстәле янында район мәдәният йортында инвалидлар җәмгыяте бүлмәсендә үтте.

Башта фойеда Гаилә елы уңаеннан эшләнгән стенд янында истәлеккә фотоларга төшеп, Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Яңа Кенәрдән Әмирхан Латыйпов Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк“ шигырен бик матур итеп яттан сөйләде. “Шигырьне авырдан  өйрәндеме?” – дип сорыйм әнисе Айгөлдән. “Ю-ук. Әмирхан ятлаганда сеңлесе дә шигырьне өйрәнеп бетте. Бәйрәмдә “Бала белән күбәләк” шигырен  кызым күбәләк, улым бала булып сөйләделәр”.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов “Без Тукайны укыйбыз“ дигән әдәби марафонда уңышлы чыгыш ясаган балалар Яңа Кенәрдән Әмирхан Латыйповка, Ралия Нигъмәтҗанова, Фатыйха Джамбаевага һәм Арчадан хезмәт ветераны Сания Кәбировага Диплом һәм бүләкләр тапшырды.

Чәй өстәле янында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Арчада яшәүче Сания ханым Кәбирова үзе бер кызык-лы шәхес. Йөзендә елмаю. Бик ачык кеше. Әдәби марафонда Габдулла Тукайның “Ана догасы” белән “Кичке моң” шигырьләрен укыган.

Урамда өрми этләр дә,

   авыл үлгән, тавыш-тын юк;

Авыл кырыенда бер өйдә фәкать

                       сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән

                     соңра бер карчык

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Намазлыкка утырган,

бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә (исенә төшерә) ул шунда үз угълын;

Ходаем, ди, бәхетле булсайде

               сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас? (“Ана догасы”).

“Мин оптимист кеше, – ди Сания ханым. – Авыр вакытта да үземне кулда тотарга тырышам. Күңел төшенкелегенә бик бирелмим. Авырлыкларга җиңел карамыйм, эчтә, йөрәктә бит инде алар барыбер, сиздермисең генә. Олы кызымның ире яшьтән үлеп китте, ике кечкенә бала белән калды. Бик авыр вакытлар булды. Өйдә елап ятма дип, кызымны эшкә “куып җибәрдем”. Тора-бара үзен кулга алды. Машина йөртергә өйрәнде. Хәзер оныклар үсеп бетте инде. Иртә белән йокыдан уянгач, Аллага шөкер, дип әйтергә кирәк. Югарыдагыларга карамагыз, түбәннәргә карагыз, дим балаларга да. Ике катлы йортыбыз да, байлыгыбыз да юк, ике бүлмәле фатирда яшибез. Артыгы кирәкми. Аллага шөкер, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып  яшибез. Балалар сау-сәламәт, дөньялар тыныч булсын. Мәчеткә йөрим, намазда. Мин игезәк сыңары. Дания тугызынчысы, мин унынчысы. Әти сугыш вакытында  Казанда бронь белән хәрби заводта эшләгән. Әле ул сугыштан соң да тиз генә кайтмаган”. Сүзгә район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина кушылды. “Сания ханым, сездәге шөгыль, нәрсәләр генә бәйләмисез сез!”. “Мин акча санарга бик яратам, – дип уены-чыны белән дәвам итте сөйләшүне Сания ханым. – Районның бик зур оешмасы “Сельхозхимия” берләшмәсендә кассир булып эшләдем. Тумышым белән Күкчә Бирәзәдән. Өчиле мәктәбендә укыдым. Интернатта тордык. Җәяү йөргән вакытлар күп булды. Әле мин мәктәпне тәмамлагач, китапханәдә дә эшләдем, биш еллап булгандыр, кино да куйдым. Колхоз клубы бит. Станциядә бухгалтерлыкка укыдым. Арчада яшәсәк тә, туган авыл Күкчә Бирәзәгә туган нигезгә җәен кайтып торабыз”.

Әнә шулай кунакта түгәрәк өстәл артында тәмле кабарт-малар белән чәй эчә-эчә, сөйләшә-сөйләшә вакыт үткәне сизелмәде дә. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов тагын бер кат кунакларны уңышлары белән котлап, исәнлек-саулык теләде, төрле конкурсларда катнашып торырга чакырды, безнең белән аралашып торыгыз, проблемалар булса, безгә мөрәҗәгать итегез, дип тәмамлады очрашуны. Киләсе очрашуларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев