Күңелем Сәлимә белән сөйләшә
Сүзем гади, якты кешеләр турында.
Эх, Сәлимә китеп бардың... Сине белгәннәр тетрәнеп калды: әле ире Миңнехан абый үлгәнгә 40 көн дә юк бит! Сәлимә, бакыйлыкка күчүеңне авыр кичердем. Югыйсә, син минем ни туганым, ни дустым түгел. Ә барыбер дә күңелгә авыр, ямансу. Йортыгыз ятим булып калды...Үзеңә бертөрле кеше идең. Синең белән сөйләшүе рәхәт иде. Турысын әйтәсең, тормыштагы гаделсезлекләрне йөрәгең әрнеп сөйлисең, әңгәмәдәшеңне мактап үсендерәсең, үзеңне бик гади тотасың... Синең кебек кешеләр бу тормышта кирәк. Ник китеп бардың!
Без Арчаның үзәк урамында яшибез, бездән астарак Түбән урамының 1нче йортында Сәлимә белән Миңнехан абый Нигьмәтҗановлар яшәделәр. Икесе дә бер-бер артлы китеп бардылар. 17 октябрьдә Сәлимәне үзенең туган авылы Чиканаска җирләделәр. Ире Миңнехан абыйның да кабере Сәлимәнең туган авылы Чиканас зиратында. Сәлимә безнең яннан үтеп-сүтеп йөрде. Очрашсак, туктап сөйләшеп торыр иде. Нишләптер Сәлимә миңа тартылды. Бер тирәдә яшәгәнгәме, әллә журналист булуым сәбәпче булды, әллә безнең күңел дөньясы бертөрлерәк иде... Беркөнне Сәлимә үзе кереп сөйләшеп утырды. 44 ел бергә гомер иткән иреннән аерылу аңа бик авыр булган. “Үлгәч, ник калдырып китәсең, дип, кочаклап, битләреннән сөеп, янына да барып ятканмын, бабайны кызганып түгел, мине кызганып елаганннар.., – дип сөйләде Сәлимә. – Соңгы вакытта хәле әйбәт булмады, беркөнне Миңнехан абыеңнан, син мине яраттыңмы, дип сорадым. Сәлимә, мин сине бик яраттым, дип әйтте...”. Миңнехан абый район үзәк хастахәсендә яткалады. “Хастаханәдә яткан авырулар янына кертмиләр, – дип сөйләде Сәлимә. – Ә Миңнехан абыең хастаханәдә. Янына кертмиләр. Минем бик тә керәсе килә: ул анда миннән башка берүзе бит! Юлын таптым. Бер генә ишек түгел бит анда. Икенче катка менсәм, аста мине кертмәгән кеше басып тора. Арты белән тора иде, нихәл, дип җиңелчә генә килеп кагылдым мин моңа. Аптырап китте. Сүз әйтмәде тагы...”.
23 яшьтә 40тан узган Миңнеханга кияүгә чыга ул. “Син япь-яшь килеш ничек шундый яшьтәге кешегә кияүгә бардың?” – дип тә сорамый кала алмадым. Үзе исән вакытта мин бу сорауга җавап ишетмәдем.
Сәлимә, син оялчан, самими елмаю белән елмая идең. Бәлки мин ялгышамдыр дип, үз фикереңне әйтәсең. Сәламәтлегең буенча хастаханәгә, поликлиникага йөрдең. Анда эшләүчеләрнең кайберләренә карата кыю фикерләреңне дә ишетергә туры килде. Әй, шулай тиешме икән инде ул дип, минем фикерне ишетергә телисең.
Гадилегең, самимилегең белән дә башкалардан аерылып тордың. Байлыкка кызыкмадың. Әмма синең бөтен әйберең дә бар иде! Дөреслекне яраттың. Күңелең бай булды. “Кеше үлгәч, килеп өен тикшереп утыруны бер дә яратмыйм мин. Өй эчен күзәтергә түгел, мәрхүмне ихтирам итеп кил син, чын күңелеңнән якыннарының кайгысын уртаклаш, нәрсә түшәм, люстра карап утырасың...”, – дияр идең. Бу сүзләрне син күп тапкырлар кабатладың. Мисаллар белән әйтер идең. Аннан өстәп куясың: “Без бик гади инде. Безнең карар җир юк”. Эх, Сәлимә... Сезнең өйне мин алтынга төренгән йортлар белән чагыштырмыйм. Сезнең курчак өедәй йортыгызда шундый рәхәт иде. Аның һәр почмагыннан чисталык, тынычлык бөркелә. Хәтерлим әле, малайлар кечерәк вакытта сезнең урамга уйнарга төшәләр иде. Син чәй эчәргә дәшәсең. Малайлар сезгә керергә яратты. “Әни, әйдә Сәлимә апага керәбез”, – диярләр иде. Бергәләп тәмле чәк-чәкләрең, конфетларың белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез. Шундый рәхәт... Башка берни дә кирәкми, шушы җылы почмакта бер сөйләшеп утырсаң... Миңнехан абый безгә комачауламый, ул я алгы якта, я капка төбенә чыгып утыра. Сәлимә туганнары, авылдашы, дус кызы Рафилә, күршеләре Алсу белән Әнәс Әскәровлар турында “Рәхмәт, гел хәл белеп торалар”, дип яратып сөйләде. Әнәс Әскәров – “Идел-Пресс” полиграфия–нәшрият комплексының генераль директоры, якташыбыз, Ташкич авылыннан. Арчага йорт салдылар. Казаннан кайтып йөри. “Миңнехан абыеңның хәле берьюлы авыраеп китте. Үлә дип мин елыйм, мине кызганып Әнәс елый...”, – дип Сәлимәнең сөйләгәне хәтеремдә.
Балалары булмады. “Әйдә, бабаеңа карап ятма, дип әйтүчеләр булды”, – дияр иде Сәлимә әллә уйнап, әллә чынлап. Әле бу соңгы сөйләшүдә дә: “Ник тапмадың инде шунда бер бала!”, – дим мин дә уены-чыны белән.
Яшь баладай карады ул тормыш иптәшен. Тормыш иптәше дим, чыннан да, алар бер-берсенә иптәш иде. Бер-берсеннән башка яши алмый торган иптәшләр. “Миңа Миңнехан әти дә, ир дә, бала да”, – дияр идең. Андыйлар бер-берсеннән башка яши алмый торгандыр... Нинди файдалы ризык бар – алар өстәлендә булды. Кыйммәтле балык уылдыгыннан да өзелмәделәр. “Безнең акча бар, акча проблема түгел”, – дидең. Пенсионер бай була шул ул! Миңнехан абыйның үзен калдырып китүдән бик курыкты. Берүзем калсам, нишләрмен, дип. Кем белә, бәлки мин алдан китеп барырмын да, дияр иде. Баш авыртудан, кан басымыннан зарланды. Әле бу соңгы көннәрдә дә хастаханәгә көндезге бүлектә дәваланып йөргән. “Хәле авыраеп киткәч, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан, өендә үлгән”, – дип сөйләделәр.
Сәлимә Арчаның 3нче мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча җаваплы кеше иде. 1955 елгы. Ә Миңнехан абыйга 89 яшь иде. Балта остасы булып эшләде. Сәлимә Миңнехан абый исән вакытта шәһәр квартиры алырга да хыялланып йөрде. Соңгы күрешүдә, үз өемдә рәхәт, диде. Кичен бер кереп, сөйләшеп утыра алмадым. Үкенечкә калды. Тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куя белергә дә кирәк шул. Озатырга бардым. Арчаның 3нче мәктәбеннән килгәннәр иде. Туганнары, күршеләре, якыннары... Берәүләр: “Ялгыз өйдә бабаен сагынып елап-сыкрап яшәгәнче ансат кына китеп барган, бәхетле кеше, кинәт йөрәге туктаган, ансат үлем”, – диләр. Икенчеләр: “Яшәрлеге бар иде әле. Олы кеше түгел иде”, – дип уфтана. Өченчеләр: “Аллаһы Тәгалә шулай язган. Бернишләп тә булмый”, – дип ризалаша.
...Юксынырбыз, Сәлимә, сине. Синең белән сөйләшкән кебек берәү белән дә сөйләшеп булмый. Үтә дә тыйнаклыгың аркасындамы, син үзеңне ямьсез дип тә әйткәнең булды. Шулай дигәч, мин синең йөзеңә карап куям. Чиста түгәрәк ак йөз, зур күзләр, күпертмә иреннәр – мондый хатын-кыз ямьсез була аламы?! Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда, диләр. Мин балага кызыкмыйм дисәң дә, ул татлы хисләр синең күңелеңдә дә булгандыр. Бөтенесен дә кешегә сөйләп буламыни?!
Сөйләр сүзләрем шундый күп минем,
Күңелем тулы җыр һәм моң кебек.
Ләкин сүземнең иң кирәклесен
Никтер әйтәлмый калырмын кебек.
Сәлимә, мин язмамны Гөлшат Зәйнәшеваның “Бер күрешү – үзе бер гомер” шигыре белән тәмамлыйм. Җырдагыча, сөйләр сүзләрең күп иде. Бәлки иң кирәклесен әйтми дә калгансыңдыр. Якты бер кеше идең! Сәлимә, гомер юлдашың Миңнехан абый белән урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев