erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күп балалы Равил дә алгы сызыкта

Арчадан җиде бала анасы Диана Гыйззәтуллинаның ире Равил 2022 елның 26 октябреннән махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә.

Кыска вакытлы ялда әле ул. Уналтынчы августка кадәр өйдә. Узган елның апреленнән бирле кайтканы булмаган. Очрашу турында сүз чыккач хатыны: “Бу темага ул беркем белән дә сөйләшергә теләми”, – диде.

Шуңа бик озаклап Диананың үзе белән аралаштык. Озак сөйләшеп утырдык. Үзем аны тыңлыйм, үзем соклануымны яшерә алмыйм. Нинди көчле рухлы, тәвәккәл, үзе турында да онытып, кешеләргә яхшылык эшләргә әзер торучы, бернидән дә курыкмыйча авырлыкларны ерып алга баручы ханым! Чын патриот!
Әтисе Рәдиф Хәйруллин төп чыгышы белән Иске Кишеттән. Бөтен туганнары диярлек шунда яши. Ә әтисе армиядә хезмәт иткәннән соң авылга кайтмый, Ташкент шәһәренә юл тота, авиация заводына эшкә урнаша. Иваново ягыннан килеп шунда ук инженер булып эшләүче Надежда исемле кыз белән дә заводта таныша. Балалары туа. 

– Минем әле тагын ике абыем бар, – диде Диана. – 14 яшемнән эшли башладым инде мин. Әни үз янына заводка урнаштырды. Укыдым да. Мәктәптә лидер идем. Шул вакытта ук кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып тордым. Дүрт дус кызым бар иде. Үзбәкстанда тормыш авыр вакыт. Дүртесенең дә гаиләләре кыен хәлдә, социаль яктан имин булмаган гаиләдә яшәгәннәре дә бар. Безнең әти-әни заводта хезмәт хакы ала. Һәм мин аларның ашарларына алып бирә идем. Жәлли идем шуларны.

Гаилә әтисенең туган ягы Арчага күчеп кайтканда кызга унтугыз яшь була. Бер эштән дә авырыксынып тормый торган кыз “Арча“ спорт комплексына җыештыручы булып урнаша. Гражданлык алганчы бер ел дәвамында шунда эшли. Аннан Казанга металл конструкцияләр ясаучы “Кулон-строй” төзелеш оешмасына китә. Иртән алтынчы яртыда өйдән чыга, кичен тугызга гына кайтып керә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бер ир белән яши идем. Тик соңрак юллар аерылды безнең аның белән. Ике кызым туды. Үзем өчен таптым мин аларны. Үзем эшләдем, үзем карадым, уфтанмадым, зарланмадым. Хәзер үстеләр инде. Берсенә – 18, икенчесенә 16 яшь тулды, – диде Диана. – Аннан Равил Гыйззәтуллинга кияүгә чыктым. Монысында язылыштык. Башта бергә Казанда “Нәфис”тә эшләдек. Бер-бер артлы ике улыбыз туды. Йөреп эшләп булмый, дип Арчага “АрскПласт”ка күчтем. Бераздан ирем дә шунда керде. Кала да ала иде, юк, кайда мин, ул да шунда. 
– Кызларга карата ничек булды соң Равил?
– Ул алар өчен нишләргә белми. Миңа караганда күбрәк яраталар үзен дә.  Кычкырмады, сүкмәде, кул белән тию турында сүз дә юк. Аның кызлары да һәрчак әтиләре ягында, – диде Диана. – Бу әни кешедән тора. Балалар каршында әтинең абруен күтәрергә кирәк. 
Равилдән биш малай таба ул. Хәзер аларга унике, сигез, алты, дүрт яшь һәм төпчекләре Исламга нибары өч ай. 
– Бишенчесе уйламаганда булды. Дүрт операция кичердем, дүртенчесендә генә табиблар унике атналык корсагым барын белде. Төшерергә дә уйлаган идем. Аннан туасы җан тусын инде, дидек. Исемен дә әтисе бирде. Хәзерге вакытта мин декрет ялында, – диде Диана. 

Равил Гыйззәтуллин махсус хәрби операция барган зонага хезмәт итәргә китә. Күп бала белән калырга да була иде аңа. Юк, күп балалы әти икәне турында әйтмәгән, хезмәт иткән урынында документын карагач кына белгәннәр.

– Армиядә хезмәт итмәдем, ичмасам, монда үземнән өлеш кертим, – диде. Без сүз әйтмәдек. Чөнки бармый калу аның өчен куркаклыкка тиң иде. Аннан дуслары да китте бит. Аның карарына ничек каршы киләсең? Тели икән, күнәргә генә туры килә, – диде Диана Гыйззәтуллина. – Полициядә эшлисе килде аның. Тик аның өчен армиядә хезмәт  итәргә кирәк. Шуңа хәрби комиссариатка барып категориясен үзгәртеп  кайтты ул. Тик барыбер тотлыга дип алмадылар. 
Махсус хәрби операция барган зонада медицина ротасына эләгә  Равил, яралыларны госпитальгә алып баручы эвакуатор машинасын йөртә. “Юлда тизлекне киметергә, туктарга ярамый. Бик сак һәм игътибарлы булырга кирәк”, – ди. Осталык, җитезлек, тәвәккәллек сорала. 
– Сез үзегез дә ул якларга барып кайттыгыз түгелме әле?
– Гуманитар ярдәм итәргә кирәк иде. Равилнең дусты Андрей илтә бара. Мине дә алуын сорадым. Мин машина йөрткәч, алыштырырга кирәк булганда рульгә утырырсың, дип риза булды. Аннан Андрей контракт төзеп китте. Алдарак икенче дусты Сергей контракт төзегән  иде, – диде Диана. – Өч юнәлештә булдык. Луганск, Донецкида, аннан Херсонга киттек. Ул Донецкидан 700 километр ераклыкта. Равил дә шунда. Ул бу хакта белде. Бик борчылды. Волонтер Алина Латипова белән дә шул вакытта аралашып киттек. Волонтерлар бик булышты. Үз исәбебезгә барырга булган идек. Әмма волонтер кызлар юл чыгымнарына акча бирде. Һәм мин алар белән калдым. Сөйләгәнне тыңлау бер нәрсә, үз күзең белән күрү икенче икән. 
– Сез гуманитар ярдәм илткәндә балалар кем белән калды?
– Мин үз әти-әнием белән яшим. Йорт төзи башлаган идек тә, ярты юлда калды. Равил кайткач инде. Исән генә булсын. Әти-әнием олылар инде, үзләрен карарга кирәк. Әмма көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр. Кайнанам белән кайнатам Светлана һәм Наил бик булышалар. Абыйларым ташламый. Шундый терәк барында эшләргә була. Тик аларга салынып ятарга күнекмәгән мин. Өлгерәм барысына да. Бала тапкансың икән, аны тәрбияләү синең өстеңдә. Тырышасың, түзәсең, – диде Диана. – Волонтерлар рәтенә кушылып киттем, дигән идем бит. Мин контракт белән китеп хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнәм. Әниләре, туганнары мөрәҗәгать итә икән, җавапсыз калдырмаска тырышам. Дөрес, барысын да табып бетереп булмый. Аннан һәлак булганнары турында мәгълумат килсә, туганнарына, аеруча әти-әнисенә әйтүе үзәкне өзә. Зур шәһәрләрдә андый эш белән шөгыльләнүе авыррактыр. Бездә хакимият тә, хәрби комиссариат та, халыкны социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды да бик булыша. 

Гуманитар ярдәм җыю да җиңел эш түгел. Әмма волонтер кызларыбыз зарланмый, солдатлар сораган бар нәрсәне дә табарга тырыша.
– Алина Латипова белән минем ирләребез шунда. Башка волонтерларның махсус хәрби операция барган зонада бер кешеләре юк бит. Тик алар кул селтәми, үз эшләрен (барысының да төп хезмәте бар), гаиләләрен икенче планга куеп торып булса да, гуманитар ярдәм туплап йөри, – диде Диана Гыйззәтуллина. – Шулкадәр нык арыйбыз. Физик яктан гына түгел, рухи яктан алҗыйбыз. Әйтсәм ышанмассыз, әмма чираттагы гуманитар ярдәм белән машинаны озатканнан соң берничә көн бер-беребез белән аралашмыйча гына тавыш-тынсыз йөрибез. Шәхсән мин үзем балаларым янында, барысына канәгать булып тыныч кына яшәргә яратам. Тик безнең ярдәмгә мохтаҗларны кире бора алмыйм, жәллим мин аларны, хатын-кыз буларак та, ана буларак та. Ярдәмем тисә, чын күңелдән сөенәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев