erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпме акчаны кире кайтарырга була

Тиз, уңайлы, куркынычсыз

Автомобиль ияләре өчен “Госуслуги Авто” мобиль кушымтасында евроберкетмәләрне онлайн теркәү сервисын эшләтеп җибәргәннәр.

Яңа сервис автомобиль хуҗаларына юл-транспорт һәлакәте турындагы рәсми хәбәрне ЮХИДИ инспекторларыннан башка электрон төстә рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Бөтен Россия территориясендә евроберкетмә төзү тәртибе белән махсус сайтта (http://www.gosuslugi.ru europrotokol) танышырга була.

Евроберкетмә төзү уңайлы да, куркынычсыз да. Электрон евроберкетмә рәсмиләштерү өчен нәрсәләр кирәк?

Транспорт чарасы һәм ОСАГО полисы турындагы мәгълүматны күрсәтергә.

Юл-транспорт һәлакәтен тасвирларга һәм юл-транспорт һәлакәте вакытында туган хәлнең схемасын фотога төшереп җибәрергә.

Юл-транспорт һәлакәте булган урынны фотога төшерергә.

Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы ике транспорт чарасы ияләре арасында каршылыклар туу, автомобильгә зыян килү турындагы мәгълүматлар күрсәтелергә, юл һәлакәтендә катнашкан икенче кеше кушымтадагы кыска сылтау буенча аларның дөреслеген расларга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма евроберкетмәне ике мобиль җайланмадан төзү уңайрак. Евроберкетмә төзү өчен барлыгы 30 минут вакыт җитә. Әгәр юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан транспорт ияләре аны кәгазьдә тутырырга уйласа, сервис өстәмә рәвештә фотофиксация дә ясарга ярдәм итәчәк.

“Евроберкетмә онлайн” бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү вакытын ике тапкырга диярлек кыскарта. Иминият компаниясе офисларына да барып торасы юк – анда да онлайн керә. Тагын бер өстенлеге – мәгълүматларда хата китү куркынычы юк. Форма Дәүләт хезмәтенә мәгълүматларны автомат рәвештә тутыра.

Әмма евроберкетмә төзү өчен юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы ике якның да Дәүләт хезмәтендә хисап язмалары булырга, зыян күрүчеләр булмаска, башка милеккә яки транспорт чарасына зыян килмәскә тиеш.

Күпме акчаны кире кайтарырга була:

400 мең сумга кадәр – әгәр юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә транспорт чарасына зыян килгән урыннар фотога төшерелсә һәм ике арада килешмәүчәнлекләр булмаса.

100 мең сумга кадәр – әгәр транспорт белән идарә итүчеләр арасында каршылыклар килеп туса, әмма фотофиксация ясалса, шулай ук ике арада каршылыклар булмыйча, фотофиксациядән баш тартсалар.

Башка очракларда полиция хезмәткәрләрен чакырырга туры киләчәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре