erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпме һөнәр ияләре биргән игелекле йорт бу!

Арча агросәнәгать һөнәр көллияте ачылганга 80 ел. Юбилейга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров, ТР мәгариф профсоюзы оешмасының баш белгече Татьяна Корнийченко кайтты.

Түр башында училищеда  эшләгән ветераннар, төрле елларда көллиятне тәмамлаган абруйлы хезмәт кешеләре утырды. Заманында биредә укыган Татарстан Республикасы артисты Рөстәм Закиров та кайткан иде. Юбилейда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Резидә Гарипова, Кукмара аграр көллияте җитәкчесе Азат Гатин, Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова һ.б. катнаштылар. Авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре дә биредә иде. Эчтәлекле чыгышлар, концерт номерлары, котлаулар, бүләкләр белән күңелле үтте юбилей.

– Шушы залда “Шофер“җырын башкаруыма 41 ел булган, – ди Урта Пошалымда туып-үскән Рөстәм Закиров. – Училищега укырга 1982 елда кердем. Бигрәк тә минем җырчы булып китүемә укытучы Рәфкать Галиевичның өлеше зур булды“. Рәфкать Сабиров тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде.

Залга авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре тезелеп басты. Һәркайсының әйтер сүзе бар. Иң башта “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов сөйләде. Ул көллият коллективының авыл хуҗалыгы өчен бик тә кирәкле һөнәрләргә өйрәтүләре, яхшы белгечләр әзерләүләре, хәзер басуларда заманча техникалар эшләве турында әйтеп үтте. Көллияттә мастер, инструктор булып эшләп пенсиягә чыккан Илдар Ибраһимовка рәхмәт әйтеп, исәнлек теләп, бүләк тапшырды.

Соңыннан Илдар Ибраһи-мовның үзе белән сөйләштек. “Мин Курса МТСында җәйләрен 20 еллап “КамАЗ“да эшләдем, – диде ул. – Көллияттә 45 ел эшләдем. Хатыным Тамара да көллияттә укытты. Хәзер кызыбыз Лилия көллияттә укыта. Улыбыз Казанда үз эшен ачты. Үзем дә шушы училищеда укып һөнәр алдым. Аннан Әтнә техникумын тәмамладым. Хәзер көллият бик нык үзгәрде, заманчаланды. Элекке училище түгел ул хәзер. Монда ир-егетләр өчен техника белән бәйле яхшы һөнәрләр бирәләр“.

Юбилей дәвам итте. Сүзне “Игенче“ хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин алды: “Безнең хуҗалыкта 14 студент практика үтә, шуларның 11е Арча агросәнәгать көллияте студентлары. Тырыш, тәртипле егетләр. Көллияттә укучы Нурисә Нотфуллина, 3нче курс, хуҗалык ашханәсендә эшли. Беркөнне махсус ашханәгә кереп ашап чыктым, бик тәмле пешерәләр. Рәхмәт сезгә, көллият укытучылары, лаеклы һөнәр ияләре әзерлисез“.

“Ак Барс“ агрокомплексы җитәкчесе Ленар Абдуллин күңелле хәбәр җиткерде: “Безнең “Ак Барс“ холдинг компаниясе“ көллияткә комбайн бүләк итә!“. Шаулатып кул чаптылар.

... Үрнәк училищесын тәмамлаган укучылар бервакытта да югалмады, дип сөйләделәр. Без моның шулай икәнен тормыштан да күреп беләбез. Минем иптәшем Алга-Көектән Идрис Надршин да Урнәк училищесында укыган, тракторчы-машинист һөнәрен алган белгеч. “Кар-буранда да  автобус булмаса, Көектән җәяү йөреп укыдык”, – дип сөйләр иде. Район “Сельхозхимия” берләшмәсендә  алдынгы шофер булып эшләде, алдынгылар слетында катнашты. Аннан үзенең шәхси “КамАЗ”ын булдырды. Училищеда һөнәр алган уңган механизаторлар, шоферлар күп. Рәхмәт аларга!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы көллиятне тәмамлаган, хәзер лаеклы ялда булган полковник Илшат Шәмсин да кайткан иде. Казанда яши. Үзе Үрнәктән. Әлмәттә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Аннан Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгын тыл белән тәэмин итүне оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары булып хезмәт итеп, ялга чыккан. “Көллияттә безгә шәхес буларак барысы да салынды, авырлыклар алдында каушап калмаска, аларны җиңәргә өйрәттеләр, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр, – дип сөйләде Илшат Галиәхмәтович. – О-о, беренче тапкыр тракторга утырулар... ул мизгелләрне онытып булмый. Куәтле “ДТ-75“ тракторы, аның тавышы... Котлар алынып, тракторга кереп утырасың, кайда нәрсә – кат-кат карап чыгасың, тәвәккәлләп кабызып җибәрәсең... Тракторны үкертеп кузгалып китүләр, беренче тапкыр җир сукалаулар – курку, шатлык-сөенечләр белән сугарылган. Ахырдан җиңдем, өйрәндем бит дип сөенәсең! Шушы тәвәккәллекләр, җиңүләр гомергә канга сеңеп кала. Син инде нинди эштә эшләсәң дә югалып калмыйсың, тырышасың, алга таба үсәсең. Ул басуда табигать кочагында тәмле кайнар ашлар ашаулар, юк, аларны онытып булмый...”.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов шулай ук Үрнәк авылыннан, бүген дә Үрнәктә яши. Һәм шулай ук Арча агросәнәгать  көллиятен тәмамлаган. Биредә директор урынбасары булды. Ренат Мансурович яхшы белгечләр әзерләгән һәм әзерләүче укытучыларга, төрле елларда эшләгән көллият директорларына рәхмәт әйтте.

Яр Чаллы шәһәреннән кубок тотып, җиңел атлетика, йөгерү (марафон) буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Мөхәммәтхан Нәҗипов һәм запастагы полиция подполковнигы Әхмәт Нәбиуллинның сәхнәгә чыгулары үзе бер истәлекле тамаша булды. Алар икесе дә Арчаның агросәнәгать көллиятен тәмамлаган.

Юбилей кичәсе җыр-биюләр белән бәйрәм рухында барды. Күршедәге Лесхоз мәктәбе укучылары да концерт номерлары белән чыгыш ясады. Көллияттә укучы кызларның һәм егетләрнең аерым да һәм җыр ансамбльләрендә чыгыш ясауларын яратып тыңладык. Монда укырга килүчеләрнең төрле яклап сәләтләрен ачу – менә көллиятнең уңышы нәрсәдә! Җыр ансамбле җитәкчесе, Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Минхәирова Арчадан килеп йөри. Студентлар ансамбльдә ничек матур итеп җырлыйлар! Аерым җырчылар Курса-Почмактан Данис Галимбиков, Балтач районы Салавыч авылыннан Ислам Ханнанов бик матур җырладылар! Әзер җырчылар! Данис авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын файдалану һәм төзәтү һөнәрен сайлаган, ә Ислам авыл хуҗалыгы буенча мастер булырга укый.

...Залда утыручы ветеран укытучылар төркемнәр саны да, балалар да күп булуын әйтеп, үз эшләрен яратып башкарулары турында сөйләделәр.

Юбилей шау-гөр килеп, көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаевның рәхмәт сүзләре, ансамбльнең “Мин яратам сине тормыш” җыры  белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев