Курчаклар ясыйбыз
Бик яратып эшлибез.
Балаларның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә курчаклар ясау буенча осталык дәресләре булды. Ул “Үз эшенең остасы” программасы нигезендә үткәрелде. Бу чүпрәктән эшләнгән курчаклар гасырдан гасырга өйләрне, гаилә иминлеген саклаучы булып торган һәм тора.
Башта эшкә керешкәнче балалар кайчы, энә белән эшләгәндә куркынычсызлык чараларын өйрәнделәр. Аннан соң һәрберсе күлмәк һәм баш киемен эшләү өчен үзенә ошаган материалны сайлады. Чын күңелдән, бирелеп, онытылып, теләкләр әйтә-әйтә бик яратып эшләделәр. Шуңа да һәр курчак үзенчә матур, кабатланмас килеп чыкты. Һәркайсында аерым характер, энергетика бар сыман...
Бу курчаклар якыннарыңа, дусларыңа бүләк итү өчен дә менә дигән! Үз өеңдә тотсаң да яхшы.
Кыскасы, балалар белән мондый курчакларны ясауның файдасы зур. Бу милли йолалар белән танышу да, иптәшләр белән бергәләп эшләү һәм кул осталыгына өйрәнү дә. Ә шушы иҗат эшеннән күпме күңел рәхәтлеге аласың! Балалар өчен бу бигрәк тә мөһим.
Гүзәлия Вәлиева,
социаль педагог.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев