erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Куркынычсызлык беренче урында

Хәлне анализлау – беренче адым

Районда соңгы ун көндә биш юл-транспорт һәлакәте булды һәм аларда тугыз кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды, ике кеше һәлак булды.

Җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә, велосипедчылар да бүген катлаулы шартларда хәрәкәт итәргә мәҗбүр. Быелгы кышның карсыз, караңгы килүе, яңгырлы һава, томан юлда контрольне көчәйтүне таләп итә.

Юл һәлакәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үткәрелгән республика киңәшмәсендә дә сүз шул хакта барды. Юлларда кешеләр күп һәлак булган районнар санап кителде. Бездә әле ул дәрәҗәгә җитмәгән, безнең төбәктә алай булмас, дип тынычланып торырга ярамый – хәвеф беркемне дә читләтеп үтми.

Хәлне анализлау – беренче адым

Арча районында соңгы елларда теркәлгән һәлакәтләрнең күбесе – караңгы вакытта һәм начар күренүчәнлек шартларында була. Аеруча хәтәр участоклар – район үзәгенә керү юллары, мәктәп-бакчалар тирәләре, авылларга илтүче юллар. Юл кырыенда баручы җәяүлеләр күренми. Кайбер урыннарда тротуарлар юк яки яктырту җитми. Бу – кисәтү кирәк булган төп юнәлешләрнең берсе.

Юлларны яктырту – иминлек нигезе

Кышын иртә караңгы төшә һәм урамда йөргән кешенең машина йөртүчегә үзен сиздерү мөмкинлеге азая. Бу үзеннән-үзе юл яктырткычларын яңарту, хәрәкәт иң тыгыз участокларда өстәмә фонарьлар урнаштыру кирәклегенә ишарә ясый. Һәр авыл җирлегендә төнге вакыттагы энергияне саклап, әмма иминлекне тәэмин итә торган LED-фонарьларга күчү буенча эш алып бару – бүгенге көн таләбе. Арча урамнарында да төнге унбердә яктырткычларны сүндереп куялар, дөм караңгыда каласың. Экономия бер нәрсә, кеше куркынычсызлыгы – икенче. Кайсы кадерлерәк? Авыл урамнарында яктыртуны көйләү – җәяүлеләрнең күренүчәнлеген арттыруның иң нәтиҗәле ысулы.

Җәяүлеләр өчен уңайлы шартлар тудыру

Юл һәлакәтләренең шактый өлеше нәкъ җәяүлеләр белән бәйле. Шуңа күрә районда яңа җәяүле сукмаклары салу, искеләрен тәртипкә китерү, мәктәпләр, балалар бакчалары, халык күп йөри торган урыннар янында “зебра”ларны яңарту, юл кырыйларын чистарту һәм киңәйтү, яктылык кайтаргыч элементлары тарату буенча мәктәпләрдә, мәдәният йортларында акцияләр үткәрү кебек чаралар мөһим. Алар бездә эшләнә. Ә нәрсәгә кирәк соң ул яктылык кайтаргыч элементлар? Аны куллануның нинди үзенчәлекләре бар?

– Машина сәгатенә 40 километр тизлек белән бара икән, шофер җәяүлене 25 метр ераклыкта күрә ала. Әгәр җәяүле яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланса, шофер аны 150 метр ераклыкта ук күрәчәк. Бу бәрелүдән сакланырга ярдәм итәчәк. Яктылык кайтаручы элементларны киемгә җирдән сиксән сантиметрдан бер метрга кадәр биеклектә урнаштыру киңәш ителә. Балаларның яктылык кайтаручы элементлары рюкзакка, җиңнең өске өлешенә, баш киеменә кую уңай. Ә машина йөртүчеләрнең үз машиналарында яктылык кайтаручы элементлар белән сигнал жилеты булырга тиеш, – диде Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов. –  Яктылык кайтаргыч элементлар булмау сәбәпле, машина йөртүчеләр арасында шәһәр эчендә кинәт пәйда булган җәяүлене күрми калган очраклар да була. Шуңа шәһәр эчендә дә кешеләр үзләрен сакласын иде.

Юлларда контрольне көчәйтү

Арча ЮХИДИ бүлекчәсе ел дәвамында даими рейдлар, “Тоннель” профилактик чаралары үткәрә, әмма бу эшне тагын да системалырак итү кирәк. Исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрне ачыклау, куркыныч тизлек белән йөрүчеләрне барлау, балаларны автокреслоларсыз йөртү очракларын кисәтү, авыллар арасында автомобиль агымы зур булган юлларда күбрәк патрульләр булдыру – күрәсең, шундый җитди чараларсыз булмый. Кызу тизлек белән баруның үзләренә генә зыян салу түгел, бер гаепсез кешеләрнең дә тормышлары белән уйнау, машина салонында балаларны автокреслосыз йөртүнең бала язмышы турында уйламау, исерек килеш руль артына утыруның һәлакәткә алып килүен аңламыйлар. Кайберәүләр әле кичә генә машина йөртү хокукы биргән таныклык алып, күзгә ак-кара күренмичә зур тизлек белэн барырга кирәк, дип уйлый. Арчаның үзендә җәяүлеләргә махсус юл аркылып чыгу урыннарында да юл бирүне кирәксез санаган машина йөртүчеләр бар. Юлның теләсә кайсы урыныннан юл аркылып чыгучы җәяүлеләр дә биһисап. Ә, бәлки, территория буенча да бердәм видеокүзәтү системасы үстерергәдер? Бу да гади кагыйдәләрне аңларга теләмәүчеләргә күзләрен ачарга, юлда тәртипне ныгытуга ярдәм итмәс идеме икән?

Балалар белән профилактик эш

Арча районы мәктәпләре инде күп еллар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәресләр, балалар бакчалары төрле ярышлар, бәйгеләр үткәрә.  Юл макетлары, имитацияле хәрәкәт мәйданчыклары, ЮИД отрядларының актив эшчәнлеге – болар балаларны үз-үзләрен яклый белүгә өйрәтү өчен кирәкле чаралар.

Мәктәп автобуслары йөргән маршрутлар даими тикшерелеп торырга тиеш. Һәр йөртүче балаларның тормышы өчен җаваплы булуын онытмасын иде.

Җирле халыкның да җаваплылыгы зур

Юл хәрәкәте иминлеген бары тик дәүләт яисә ДАИ бүлекчәсе генә тәэмин итә алмый. Һәркем – машина йөртүче, җәяүле, велосипедчы – юлда үз гамәлләре белән бер-берсенең тормышын саклый. Юл аркылы рөхсәт ителмәгән урында чыгудан баш тарту, рөхсәт ителгән урында да куркыныч янамавына инанып, юлдан килгән машина туктап беткәннән соң гына кузгалу, төнлә яктылык кайтаручы элемент тагылган кием кию, машинада куркынычсызлык каешын эләктерү – болар барысы да фаҗига булмасын өчен кирәкле гап-гади кагыйдәләр. Эшли алмыйбызмы? Алабыз, тик каядыр ашыгабыз, чабабыз, саксызлык күрсәтәбез. Өлкәннәрнең: “Ашыккан – ашка пешкән”, дигән сүзләре бик дөрес ул. Күпләр: ”Миңа ни булсын әле?” – дип уйлый. Әмма саннар күрсәткәнчә, һәлакәтләрнең күпчелеге нәкъ менә битарафлык, саксызлык, ашыгу нәтиҗәсе.

– Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү – иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Карсыз, караңгы кыш – хәвефне икеләтә арттыра.  Иң мөһиме – һәр кешенең, руль артындамы ул, җәяүлеме,  җаваплы булуы таләп ителә, – диде Рөстәм Хәкимов. – Юлда һәрберебезнең язмышы уртак. Һәр көнне эшкә, өйгә исән-сау кайту – барыбызның да теләге. Димәк, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау – гомум бурыч, уртак җаваплылык.

 

Яшүсмер белэн юл hэлэкэте

1 декабрь көнне кичке сәгать җиделәр тирәсендә Күпербаш тыкрыгын узып, Түбән Мәтәскә ягына таба барганда Арча ягыннан Балтач юнәлешендә барган ”Пежо301” машинасы юл кырыена төшеп китеп әйләнә. Йөртүчесе 16 яшьлек яшүсмер. Транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклыгы юк. Полиция хезмәткәренең транспорт чарасын туктату турындагы законлы таләбен үтәми. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган куркынычсыз тизлекне сайламый. Транспорт чарасын юлның машина йөрү өлешендә урнаштыру кагыйдәләрен боза. Нәтиҗәдә, каршы полосага чыгып, юл кырыена ава һәм әйләнә. Машина йөртүче Арча үзәк район хастаханәсенә озатыла.

 

Баланы бәрдерә

6 декабрь көнне көндезге дүртенче яртылар тирәсендә Большая урамында, 74 йорт турысында,  Арча үзәгенә таба хәрәкәт итүче “Лада Калина” автомобилен йөртүче (1998 елгы хатын-кыз) җәяүле юл аркылу урынында юл аркылучы җәяүлегә юл бирми һәм 2012 елгы (алтынчы сыйныф укучысы) кыз баланы бәрдерә. Кыз бала тән җәрәхәтләре алып, Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Алган мәгълуматлар буенча, бүгенге көндә үзен  уңай хис итә.

 

Куркыныч юл һәлакәте

6 декабрь көнне көндезге дүртенче яртылар тирәсендә Казан-Малмыж юлында, Төрнәле белән Лесхоз арасында, куркыныч юл һәлакәте булды. 2007 елгы “Лада Приора” машинасын йөртүче 2007 елгы кыз Арчадан Балтач юнәлешендә барганда куркынычсыз тизлек сайламый, каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче "ВАЗ-2114" машинасы (йөртүчесе 1969 елгы) белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, алты кеше зыян күрә, “ВАЗ-2114” машинасы пассажиры (1956 елгы) алган яралардан һәлакәт урынында һәлак була. “Лада Приора” машинасында Арча педагогика көллияте студентлары була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре