erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Курса МТС»ы ширкәте икенче урынны яулады

Котлыйбыз

 «Татарстанның элита орлыклары» Ассоциациясенең отчет җыелышы узды. Җыелышта агымдагы елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм киләчәккә бурычлар, аларны хәл итү юллары билгеләнде.

Ассоциациягә кергән орлыкчылык хуҗалыклары тарафыннан 201,9 мең тонна ашлык җитештерелде, уртача уңыш 44,9 ц/га тәшкил итте, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 7,2 центнерга югарырак.

Югары категорияле орлыклар 21,6 мең тонна күләмендә сатылды (2024 ел белән чагыштырганда +3,5 мең тонна).

Язгы кыр эшләренә 32,8 мең тонна язгы культуралар орлыгы әзерләнәчәк.

Бәйге нәтиҗәләре буенча «Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы» дип Тәтеш районының «Нур» агрофирмасы  танылды. Хуҗалыкка күчмә кубок, I урын өчен Диплом һәм акчалата премия тапшырылды.

Икенче урынны Арча районының «Курса МТСы» ширкәте алды. Диплом һәм акчалата премия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре