Кушлавыч мәчетенә 30 еллыкны билгеләп үттеләр
Шул уңайдан матур чара булды.
Арча районы Кушлавыч авылында мәчетнең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. Юбилей бәйрәме хөрмәтле кунакларны, дини һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерде.
Тантана Изге Коръән уку һәм мөэминнәргә вәгазь сүзләре белән башланды. Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә 30 ел уңаеннан юбилей медален мәчет төзелешенә нигез салучы Ринат Габделфәрт улы Фәйзиевка тапшыры.
Мәҗлестән соң зиратка барып, Изге Коръән укып Г. Тукайның әтисе – Мөхәммәдгариф хәзрәткә дога кылдылар, Ул 1864 елда туган авылында имам булып хезмәт иткән.
Мәчет каршында Г.Тукайның музей-өе урнашкан. Биредә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы турында сөйләүче экспонатлар белән таныштылар.
Чара район һәм республиканың иминлеге өчен Коръән укып, шулай ук, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләр өчен дога кылу белән тәмамланды. Мәчетләребез мөэминнәрнең рухи үсешенә озак еллар хезмәт итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев