Күзләрдә яшьләр кипкән инде...
1941 елның 22 июненнән соң бар тормышның асты өскә килә, миллионлаган кешеләрнең киләчәккә планнары җимерелә, өметләре өзелә.
Сугыш башланганда Вәлиуллага 5 ай гына була, апасы Мәрфугага 3 яшь. Әтисен 21 июльдә сугышка алалар. Әниләре Мәмдүкә ике баланы алып туган ягы Башкортстанга кайта. Чөнки алар яшәгән Ленинград өлкәсендә калырга куркыныч була инде. Әниләре әти-әнисе янына кайтып егыла. Ә анда үзләре дә сигез җан, артык кашык кемгә кирәк?
Бичара ана балаларын алып иренең туган ягы – Татарстанның Мөслим районы, Бүләк авылына юл тота. Ә анда иренең энесе Сәгыйдулла гаиләсе яши. Хуҗа кеше үзе сугышта, хатыны Мосалия аларны үз йортларына сыендыра.
Алда зур бәхетсезлек көткән икән – күпне күргән ана үлеп китә. 1944 елда Вәлиулланы балалар йортына тапшыралар. Анда 1955 елга кадәр тәрбияләнә. Ул балалар йортында вакытта апасы Мәрфуга да бу якты дөньяны калдырып киткән була. Малай бөтенләй диярлек ятим кала, әтисеннән дә хәбәр юк...
Вәлиулланы 8нче сыйныфны тәмамлагач Казандагы һөнәр училищесына алып баралар. Әмма кыска буйлы малайны кабул итмиләр. Бераз үсеп икенче елны килгәч кабул итәләр үзе. Анда слесарьлыкка укый.
– Мин 1959 елның августында дус егет Фәнис Әюпов белән Үзбәкстанга китеп бардым, – дип искә ала Вәлиулла ага. – Анда китеп баруга минем характерымның йомшак булуы сәбәпче булды. Ни өчен дигәндә, училищеда укып бетерү алдыннан Фәниснең бертуган апасы (иң өлкәне) сеңел-энеләрен яшәргә үз янына җыя икән. Фәнис аңа хат язган, үзем генә бармыйм, дигән. Шулай итеп, Фәнисне, аның апаларын кызганып, аларны кавыштырырга булдым. Шунда мине дә сыендырдылар, бер трестка слесарь булып эшкә урнаштым. Буш вакытларда көрәш секциясенә йөрдем.
1960 елда аңа армиягә чакыру килә. Әмма хәрби комиссариаттан әлегә кире кайтып торырга кушалар.
– Себер ягында ниндидер туганнарым барлыгын ишетеп белә идем, шуларны табарга булдым. Ленинск-Кузнецк шәһәрендәге Мөсәвәрә түткәй белән 1955 елдан бирле хат алышып тордым. Ул миңа конверт эченә тыгып акчалар да җибәргәли иде. Шуларга барып төштем. Аның улы Тельман, Мөнәвәрә апа өчәү яши башладык.
Вәлиулла бер оешмага слесарь булып эшкә урнаша. 1962 елның сентябрендә Совет Армиясе сафларына алалар. “Владивосток шәһәренә барып төштек. Мин су асты көймәсендә хезмәт итәргә эләктем. Ун ай укыгач документ биреп Камчатка утравына озаттылар, су асты көймәсендә моторист булдым. 18 айдан ялга җибәрделәр. Ленинск-Кузнецк шәһәрендә, Бүләк авылында булып килдем. Аннан килүгә яңа экипаж туплап Севастополь шәһәренә озаттылар. Яңа су асты көймәсендә йөздек. 4 елдан соң Казан шәһәренә кайттым“.
Казанда “Урак-Чүкеч“ заводына эшкә урнаша, башта слесарь, аннан токарь була, шул ук вакытта кичке мәктәптә укып урта белем ала. Шуннан соң Алабуга шәһәрендәге милиция мәктәбенә укырга керә. “Заводта мине яраталар иде, Киров районыннан халык депутаты итеп сайладылар. Завод директоры берничә мәртәбә үзенә сөйләшүгә чакырды, китмәскә үгетләде, республика буенча депутат итәргә уйлыйбыз, диде. Мин аңа бик рәхмәтле, барлык тәкъдимнәрен кире каккач кызганып та куйдым үзен“.
1969 елның октябреннән милиция мәктәбендә укый башлый. “Уку дәверендә Алабуга культура-агарту училищесында укучы кыз белән таныштым. Аның исеме Хәсибә иде. Танышуыбыз кызык кына булды. Укырга кереп милиция киемнәренә киендерүгә күбебез карточкага төшәргә йөгерде. Безнең группадан Анатолий дигән егет үзенең карточкаларын алып кайткан. Фотограф карточкалар белән бергә бер “негатив“та салган. Ә анда хатын-кыз сүрәте булып, “Толя: “Монда татаркалар гына бит“, – дип, “негатив“ны миңа бирде. Мин аны карточкаларга әйләндердем. Анда дөрестән дә өч татар кызы иде, кап-кара чәчлесен һәм иң чибәрен, очратырмын әле дип, үземдә калдырдым. Алабугадагы пединститут, культура-агарту училищесы, фельдшер-акушерлык училищесы кызлары танцыга дип безгә киләләр иде“.
Менә бер көнне биегән вакытта дусты Вәлиуллага: “Әнә теге кап-кара чәчле чибәр кызны мин карап торганда гына да 5-6 егет биергә чакырды, берсе белән дә чыкмады, сиңа чыкмый калмас, чакырып кара әле“, – ди.
Егет шулай эшли дә. Әмма кыз аның белән дә чыкмый. “Алайса карточкаңны бирмим!“ – дим. “Нинди карточка ул, күрсәт!“ – дип сорый кыз. Вәлиулла казармага барып карточканы алып килә. Кызның теле ачыла, аны каян алдың, дип кызыксына. “Казандагы апаң бирде дип, чыккач урам буйлап йөргәндә төрле нәрсәләр сөйләп бетердем“.
1970 елда өйләнешәләр дә. 197? елда кызлары туа. Шушы ук елны Вәлиулла укуны тәмамлап лейтенант званиесе ала. Арча районына эшкә билгелиләр, оклад – 75 сум.
Кәче авылында торырга урнашып, участок инспекторы булып эшли башлый. Барысы – 30 авыл! “Башта ат биргәннәр иде, ул миңа уңайсызлыклар гына тудырды. 4-5 айдан аны кире тапшырып, юлда очраган машина-тракторда йөрдем, бер дә булмаса, җәяү атлый идем. 1973 елда өр-яңа “Урал“ мотоциклы бирделәр“, – ди.
Бик әйбәт эшли ул, премияләр, бүләкләр алып тора. 1976 елда Биектауга өлкән тикшерүче итеп җибәрәләр. “Каршы килмәдем, чөнки монда званиене күтәрделәр, оклад та зуррак иде. 1974 елда Милиция академиясенә укырга кердем, аны 1979 елда тәмамладым“.
1981 елда яңадан Арчага кайтаралар, бу юлы җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә җитәкче итеп.
1985 елда Балык Бистәсе районы милиция җитәкчесенең беренче ярдәмчесе вазыйфасына. 1989 елда Баку шәһәренә җибәрәләр, анда 1992 елга кадәр эшли. Аннан Биектауга кайтып 1994 елның ноябрендә подполковник званиесендә лаеклы ялга чыга. Анда да тик тотмыйлар, Арча районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе: “Вәлиулла абый, әйдә әле, яшьләрне өйрәтик!“ – дип эшкә чакыра. Тагын ике ел эшләп, эчке эшләр органнарындагы стажын 30 елга тутыра. Шушы еллар эчендә алган бүләкләре – санап бетергесез. Ничә тапкырлар районның һәм республиканың иң яхшы участок инспекторы исеменә лаек була. “Мин эшемдә Хәсибәмә сүз тидермәслек итеп эшләргә тырыштым, өй эшләрендә бик катнашмасам да, милиция эшендә көне-төне эшләдем мин. Җитешсез яклар да булгандыр. 13 елдан артык балалар йортында булганмын, ничек начар юлларга кереп китмәгәнмен, дип тә уйлап куям. Балалар йортларында күргәннәрне әйтеп-язып бетерерлек түгел. Сугыштан, төрмәләрдән кайткан әти-әниләрне детдомнан балаларын алып киткәндә, минекеләр кайчан килеп алып китәрләр инде, дип елап калулардан бөтенләй елый алмаслык хәлдә калдым инде. Күзләрдә яшь кибеп беткән, соңгы мәртәбә кайчан елаганымны да белмим инде, улым үлгәндә дә елый алмадым“.
Әйе, аларга язмыш шундый сынау да әзерләп куйган икән. Әтисе юлыннан киткән улларының 30 яшендә юл һәлакәтендә гомере өзелә...
Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннар районыбызның үрнәк гаиләсе иде, алар үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаштылар. Кызганыч, Хәсибә апа арабызда юк инде. Вәлиулла абый бу турыда көндәлегендә болай дип язган: “50 ел бергә яшәгән хатыным Хәсибә юк инде. Мин дә аны юксынып озак яши алмам. Бүген дә аны юксынып язып утырам. Ничек кенә кайгыртмады ул минем турында! Коронавирус миңа йокмасын дип, ел буена мине кибеткә дә кертмәде, урамнарга чыкканда да бер кеше белән дә кул биреп күрештермәде. Әлегә сагынсам да, күңелемнән еласам да, күз яшьләрем чыкмады әле, чыгар ул күз яшьләре, чыкмый калмас, бүгеннән үк сагына башлагач.
Кызыбыз Эльвира минем телефонга Хәсибә белән икебезнең төрле елларда төшкән карточкаларны куеп, шул карточкалар чыккан саен Роберт Миңнуллинның “Кеше гомере“ шигырен Хәсибәм синнән сөйләтеп эшләп бирде. Мин хәзер көн саен сине сагынуны басу өчен шуларны карап, тыңлап утырам. Шундый мөмкинлек биргән өчен кызыма зур рәхмәт!“
Эльвира әтисе өчен күп төрле газеталар да яздырган. Вәлиулла абый аларны кадерләп төпләп тә бара. “Әтигә шөгыль булсын, күңелсезләнмәсен өчен сарык бәрәннәре дә алып бирдек әле“, – ди Эльвира.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев