erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кыр батырларына бүләкләр

10 майда район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов язгы кыр эшләрендә үрнәк булган механизаторларга вымпеллар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

10 майда район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов язгы кыр эшләрендә үрнәк булган механизаторларга вымпеллар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Алар арасында “Курса МТСы” ширкәтеннән Рәйхан Галимуллин, “Казанка”дан Фаил Хәлиуллин, “Игенче” ширкәтеннән Илнар Ситдыйков, Нияз Йосыфҗанов, “Яңарыш” ширкәтеннән Данис Мөхәммәтҗанов, Зөфәр Дияров бар.

10 майга района хуҗалыкларында 35170 гектар бөртекле һәм бөртекле сабан культураларының 18027 гектары чәчелде. “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Игенче”, “Казанка” ширкәтләрендә эшләр аеруча оешкан төстә бара.

500 тонна – хыял гына түгел!

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов якындагы биш елда хуҗалыкларда көнлек савымны 500 тоннага җиткерү бурычын куйды. Һәм бу буш урында туган сан түгел. Район җитәкчесе 10 майда хуҗалыкларда булганда да җитәкчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтте.

“Ак Барс” агрокомплексы” шикрәтендә сыерлар санын 1500 башка җиткерергә исәплиләр. 2026 елда тагын 3 мең сыерга исәпләнгән комплекс төзи башлыйлар.

“Курса МТСы” шикрәтендә 1000 сыерга исәпләнгән комплекс төзелә.

“Казнка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров район җитәкчесенә тагын 1000 сыерга исәпләнгән булачак комплексның урынын күрсәтте.

“Кишет” ширкәте 3000 сыерга исәпләнгән комплекс төзергә тотына. “Игенче” ширкәте 1200 сыерга, “Ватан” ширкәте 1000 сыерга исәпләнгән комплекс төзи. “Яңарыш”, “Кырлай” ширкәтләре төзелә торган комплексларның чираттагы этабын дәвам итәләр.

Ә инде “Вамин сөтчелек берләшмәсе” ширкәте республикада иң зурлардан булган – 4200 сыерга исәпләнгән комплекс төзелешен дәвам итә.

“Комплекслар төзү – заман таләбе, – ди район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. – Киләчәкне уйлаган һәр җитәкче моңа бүгеннән үк тотынырга тиеш”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев