erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кыр эшләренә әзерлек: «Казанка» хуҗалыгында техник карау узды

Арча районының «Казанка» ширкәтендә үзйөрешле машиналарны еллык техник карау үткәрелде. Чара кысаларында техника торышы бәяләнде, механизаторлар белән иминлек мәсьәләләре тикшерелде.

7 апрельдә Арча районындагы «Казанка» ширкәтендәә үзйөрешле машиналар һәм прицеплар өчен чираттагы еллык техник карау оештырылды. Бу хакта “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

“Тикшерүгә барлыгы 35 берәмлек техника тәкъдим ителде. «Казанка» агрофирмасы механизаторлары ел саен әлеге чарага җаваплы карый: техника алдан әзерләнә, кирәкле ремонт һәм көйләү эшләре вакытында башкарыла”, – дип билгеләп үтте ул.

Техни карауга тәкъдим ителгән машиналар билгеләнгән таләпләргә җавап бирә һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак.

Чара барышында тракторчылар һәм механизаторлар белән аерым әңгәмә дә үткәрелде. Анда язгы кыр эшләре чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибарлы булу мәсьәләләре күтәрелде. 2025 елда Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары мисал итеп китерелде, бу теманың әһәмиятен аеруча ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев