erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кыш – алар өчен авыр чор

Кышкы айларда кыргый хайваннарга һәм кошларга азык табуы кыен, быелгы кебек кар аеруча күп булган кышта.

Татарстан Республикасы Биоресурслар дәүләт комитеты хезмәткәрләре аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре белән биотехник чаралар үткәрәләр: өстәмә азык сала торган урыннарга сукмаклар салалар, кардан чистарталар, ашлык, тоз салып торалар. Әлеге эштә “Зариф кордоны“, “Үрнәк“ аучылык хуҗалыклары, битараф булмаган аучылар активлык күрсәтә.
15 гыйнвардан кыргый кошлар һәм җәнлекләрнең эзләрен санау башланды. Ул маршрутлар буенча уздырыла. Безнең районда алар – 37. Беренче көнне булган эзләр бетерелә, икенче көнне яңа  эзләрне саныйлар. Эз санаучылар чаңгылар белән уза. Якын көннәрдә районда бу эш төгәлләнә.

Булат Шәйхуллин,
Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев