erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кышка ныклы әзерлек – иминлек нигезе

“Жилкомбытсервис” ширкәте һәм “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы карлы-буранлы чорны каршы алырга әзер

Көз айларының соңгы көннәре – коммуналь һәм юл хуҗалыгы өчен иң җаваплы чор. Алда озын, салкын кыш, ә аның уңышлы узуы, иң беренче чиратта, җирле хезмәт күрсәтү оешмаларының әзерлегенә бәйле.

“Арбаны кышын, чананы җәен әзерлә”, диләр халыкта. Алдан аяк киенеп куйсаң, үзеңә үк җайлы була. Шуны күздә тотып, “Жилкомбытсервис” ширкәте һәм “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте бу юнәлештә алдан ук эшне башлап җибәрде.

“Жилкомбытсервис” ширкәтендә – тулы әзерлек

Коммуналь хезмәт-кәрләр өчен кыш – аеруча җаваплы чор.

Узган елгы кебек кар аз булса ярый да, аннан алдагы ел кебек кар күмеп китсә? Безгә нәрсә, юллар чистартылган, тездән кар ерып йөрмибез икән, эшлиләр, дип мактыйбыз, юк икән, өлгерәләрме, юкмы, сәбәбе нәрсәдә, ул турыда уйлау юк, гаеп эзләргә, сүгәргә тотынабыз. Аларның көнне төнгә ялгап тирә-юньне кардан чистартуларында да эш юк.

Без “Жилкомбытсервис” ширкәте янында гына яшибез. Тәрәзәдән капкалары күренеп тора. Кар яуган көннәрдә, хәер, башка вакытта да, иртә таңнан, иртәнге өч, дүрт буладырмы, эшкә чыгып китәләр, кичен соң гына кайтып керәләр.

Әмма әлегә кар юк. Тик ул озак көттермәс. Кыш ишек шакый инде. Кар чистарту техникасы, тракторлар һәм махсус җайланмалар да каралып, кышка тулысынча әзерме? Бу хакта без “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов белән сөйләштек.

– Кышка әзерлекне алдан ук башладык. Алар бар да бер кат карап чыгылды, төзек хәлгә китерелде, техник контроль үтте, шулай ук запас частьлар һәм ягулык-майлау материаллары да тулыландырылды. Кар чистартуда барлыгы 15 техника катнашачак. Кар эттерүдә биш “МТЗ-82” тракторы билгеләнде. Ике катнаш юл машинасы (комбинированная дорожная машина) кар себереп, ком сибәргә билгеләнде. Моннан тыш кыш көннәрендә ике төягеч (погрузчик), бер мини-төягеч, бер кар төяү техникасы, грейдер эшләячәк. Кар ташу өчен өч “КамАЗ” машинасы куелды. Өлгерерләр, дип уйлыйбыз. Аннан безнең иртә таңнан кулларына көрәк тотып эшкә чыгучылар да бар. Алар кешеләр йөри башлаганчы парк-ларны, шәһәр үзәген, стадионга төшә торган бас-кычларны, тротуарларны кардан арындыра.

– Альберт Данисович, сезнең кардан чистарту өчен территория дә бик зур бит.

– Әйе. Арчадан тыш без Арча станциясендә (тимер юлның ике ягы да), Зур Бирәзәдә, Божа, Питомник, Айван, Төбәк-Чокырча, Күпербаш авылларында да эшлибез. Территория бик зур, әмма мин үзебезнең эшчеләрнең барысын да җиренә җиткереп башкарачакларына ышанам. Алар бар да бу өлкәдә тәҗрибә үткән кешеләр.

– Бозлавык вакытларда юлга сибү өчен реагентлар җитәрлек әзерләндеме? Сез ул очракта нәрсәләр кулланасыз?

– Тоз-ком катнашмасы. 550 тонна әзерләп куйдык. 25-30 градус суыкларда составында тоз күп булган катнашманы сибәбез, чөнки андый вакытта ком-тоз катнашмасының тәэсире булмый. Бер тонналы капчыкларда кайта ул.  

– Территория зур, техника төрле юнәлештә эшләячәк. Ничек аларны контрольдә тотасыз?

– Һәр техникага ГЛАНАС куелган. Менә, мәсәлән, хәзерге вакытта “МТЗ” тракторы Комсомол урамында. “КамАЗ” машинасына кискән ботакларны төйиләр. Нинди тизлек белән йөри, күпме ягулык бар, барысы да контрольдә. Аннан ватсабта ширкәтнең үз төркеме бар. Һәрберсе кайда нәрсә эшли, фотоотчет җибәреп бара. Анда вакыты, датасы да күрсәтелә.

Юл төзүчеләр – тәүлек әйләнәсе постта

Юлларның чиста һәм хәвефсез булуы – һәр транспорт белән идарә итүче өчен мөһим. “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы да бу җаваплы чорга җитди карый.

Төгәл мәгълүмат алу максаты белән без “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.

– Быел 400 километр юлга исәпләнеп, 11000 тонна ком-тоз катнашмасы, 200 тонна галит (кристалл формасындагы тоз), 600 тонна күләмендә чиста тоз әзерләнде.

– Ә чиста тоз ни өчен? Гадәттә, ком-тоз катнашмасы сибелә түгелме?

– Чөнки чиста тоз юлларны боздан тизрәк чистарта. Безнең өчен шунысы мөһим.

– 400 километр юлга хезмәт күрсәтелә, дидегез. Бу муниципаль юлмы, әллә федераль юл участоклары да исәпкә кергәнме?

– 60 километры федераль юл. Калган 340 километры Арча районыныкы. Шулай ук тукталыш урыннары, күперләр һәм авыш участокларны да махсус реагентлар белән эшкәртеп торачакбыз. Безнең максат – юлларда хәвефсезлекне саклау. Кар яву белән техниканы чыгарып җибәрәбез, юлларны вакытында чистартабыз. Халыкка уңайлы хәрәкәт итү шартларын тәэмин итү – төп бурычыбыз.

– Шуның кадәр юлны чистартып, кардан арындырып бетерү өчен ничә техника эшләячәк?

– Ун катнаш юл машинасы, өч щетка, ике ротор белән трактор, дүрт төягеч (аларның берсе ротор белән), дүрт грейдер һәм өч бульдозер. Аларның барысы да кышкы чорга әзерләнеп куелды, техник контроль үтте. Ягулык җитәрлек күләмдә туп-

ланды.

– Ә менә техниканың эш вакытын күзәтеп бару мөмкинлеге бармы? Аны ничек гамәлгә ашырасыз?

 – GPS системасы ярдәмендә. Ул юл чистарту техникасы хәзерге вакытта кайсы урында булуын һәм ничек эшләвен күзәтеп барырга мөмкинлек тудыра. Әлеге система кышкы чорда гына түгел, даими кулланыла.

Кыш – сынау вакыты. Әмма хезмәт кешесе өчен ул гадәти эш көне генә. Кар-буран, бозлавык – болар барысы да җаваплы хезмәтнең бер өлеше. Шуңа күрә коммуналь хезмәткәрләр һәм юл төзүчеләр, елдагыча, үзләренең җаваплылыгын тоеп, һава торышы нинди генә булмасын, район халкына уңайлык һәм куркынычсызлык тудыру өчен тырышлык куячак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев