Кышкардан Ранил белән Рәнис Хәйретдиновлар беренче тапкыр сайлауга барды
Егетләр тынычлык яклы.
Кышкар авылыннан районның билгеле көрәшчесе Ранил Хәйретдинов, 18 яше тулып, беренче тапкыр сайлауга барды. Фотода абыйсы Рәнис белән бергә ул. Рәнис тә беренче тапкыр сайлады. Рәнис Казанда авиазаводта эшли. Ранил Арчаның гуманитар-техник көллиятендә икьтисадчыга укый. Көрәш ярышларында гел катнашып тора. Республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар ала. Хәтерлим әле, Яңа Кенәрдә үткән бер ярышта тәҗрибәле көрәш тренеры Зөлфәт Хәйруллинның "Ранил матур көрәште",- дип сокланып караганын. Ә сайлауга яшьләр матур уй-хыяллар белән килә. Иң мөһиме тынычлык, диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев