erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Корея кешеләре Арчада нишләп йөри?

Бу көннәрдә Арчада кысык күзле кызлар күзгә еш чалына башлады. Хәтта Арча читендә урнашкан урамнардагы йортларга да сугылып йөргәннәр.

Аңарчы берничә кешедән Арча үзәгендә кысык күзле кызларның йөрүе турында ишетелгән иде, араларында бер егет тә бар икән. Беркөн бер танышмының сөйләве бигрәк тә гаҗәпкә калдырды. Нишләп йөри икән алар безнең кечкенә генә районда? 

Менә ниләр сөйләде танышым:

- Җомга көнне әбәткә дип кенә кайткан идем. Ишек янында кешеләр күреп чыксам, кысык күзле 5 кыз басып тора. Яшьләр, йөзләрендә балалык та чыгып бетмәгән кебек (бәлки ул милләт халкы шулай яшь күрендер, белмәссең). Үзләрен Кореядан дип таныштырдылар. "Безнең якларда нишләп йөрисез?" - дигән сорауга, "Без туристлар, мәдәниятне өйрәнәбез", - диделәр. Аннан соң башка сорауларга җавап бирә алмадылар, "Аңламыйбыз", - булды җаваплары. Тик һәрберсенең кулында кәгазь бар. Анда үзләренә кирәк сораулар рус һәм үз телләрендә язылган. шул сорауга төртеп күрсәтәләр. Миннән чәй, яшемне, исемемне сорадылар. Тагын ниләрдер сөйләнделәр, тик тел белмәгәч бер-беребезне аңлап булмый бит. Аптырагач, инглиз телен беләсезме, дип сорадым, инглизчә үзем белгән 2-3 сорау бирдем, аны да белмиләр. Тагын бер җөмләләре истә калган: "Христос сине ярата", - дилә, Мөселман икәнлегемне, татар милләтеннән булуымны раслап әллә ничә җөмлә әйтеп карадым русча, барыбер аңламадылар. Тагын шунысы аптыратты, кулларында телефон ише әйбер күрмәдем.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тел дә белмәгәч, чит милләт халкы Арчада нишләп йөри икән? Гаҗәп хәл. Аларда Россия булгач, бөтен кеше Христоска табына дип күзалланадыр бәлки. 

Сезнең арада әлеге кызларны күрүчеләр юкмы? Нишләп йөргәннәрен белмисезме? Белсәгез, комментарийда хәбәр калдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X