erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы бара

Юл ашыкканны яратмый

Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы балалар катнашында юл һаләкәтләрен киметүне күздә тотып  үткәрелә.

Ул ел да сентябрь аенда яңа уку елы башлангач була. Быел атналык 16 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдис Гарифуллин белән сүзне дә шуннан башладык.

– Бу атнада районда төрле профилактик чаралар үткәрелә. Мәктәпләрдә әти-әниләр җыелышларында даими катнашып киләбез, балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышлап “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе” бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән берлектә кичәләр, викториналар оештырабыз. Хезмәт коллективларында булабыз.  Яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән даими рейдларга чыгабыз. Ә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан рейдлар атна саен булып тора. Укучылар белән еш аралашабыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшереп, аңлату эшләре алып барабыз. Юлда йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакласыннар иде. Бу хакта әти-әниләр көн дә исләренә төшереп торса да артык булмый. Аннан электр самокатлары бик күбәйде. Алар белән тротуарлардан гына йөрергә рөхсәт ителә. Җәяүле юл аркылу урыныннан чыкканда бик тә игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Хәзер яшьләрнең кулларында телефон, колакларында наушниклар. Машина чыҗылдап килеп туктаганны түгел, кычкыртканны да ишетмиләр. Бирәзә тавында шундый бер хәл булган иде бит. Арчалар хәтерлидер әле. Бер кыз бала колагына наушник киеп юл аркылып чыга. Таудан машина төшеп килә. Тормозга баса, тәгәрмәчләре чиный, бөтен кеше ишетә, ә бу кыз юк. Ахыр чиктә машина үзен бәреп китә. Кыз бала авыр тән җәрәхәтләре ала. Шундый хәлләр кабатланмасын иде.

– Самокатлар, дигәннән, алар хәзер шәһәрнең бөтен почмагында. Төнлә дә йөриләр, бик куркыныч. Үзләре өчен генә түгел, җәяүлеләргә дә. Тавышсыз гына килеп чыкканнарын күрми дә ишетми дә каласың. Шулай рөхсәт ителәме ул?

– Самокатларда йөрүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте бозу очраклары бик күп. Яшьләр генә түгел, балалар да утыра да китә, кайда туры килә, шунда ташлап калдыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмасалар, кешеләргә куркыныч тудырмасалар, йөри инде алар. Ә кагыйдә бозып, ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына эләксәләр, җәзасыз калмыйлар. 18 яшьтән узганнарга шунда ук штраф салына, 16 яшьтән узганнарга беркетмә төзелә, 16 яшькә кадәргеләргә “Стоп карточка” ачыла, укыган мәктәбенә җибәрелә. Ахыр чиктә эш балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә юллана һәм аны комиссия карый.

– Мотоцикллар, квадрацикллар, скутерлар, питбайклар күбәйде. Аларны йөртү өчен рөхсәт биргән таныклык кирәкме?

– Питбайклар спорт инвентаре булып санала. Тауларда йөрү өчен каралган. Аларны йөртү өчен таныклык бирелми. Питбайклар белән машина юлында йөрергә тиеш тә түгелләр. Ә калганнарына таныклык кирәк. Мотоциклларга таныклык аларның категорияләренә карап төрлечә бирелә. Чын мотоциклларда, дип әйтик инде, йөртергә хокук бирүче таныклыкны 18 яшьтән соң, ә калганнарына 16 яшьтән соң алырга кирәк. Велосипедта 14 яшьтән соң гына юлда йөрергә рөхсәт ителә. Аңарчы тротуарлардан, юлдан читтә генә йөрергә тиешләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Машина салонында балалар ничә яшькә кадәр махсус утыргычта йөрергә тиеш? Бу хакта күп язылды, шулай да искә төшерү зыян итмәс.

– Алгы утыргычта 12 яшькә кадәр махсус җайланма кирәк. Ә арткы утыргычта 7 яшьтән куркынычсызлык каешы тагыла. Әгәр бала кыска буйлы икән, астына өстәмә җайланма, мендәрчек, мәсәлән, куярга ярый. 

– Көзгә кердек. Көннәр кыскарды. Тиз караңгы төшә. Яктылык кайтаручы элементлар турында да искә төшереп китсәгез иде.

– Балаларга кием сатып алганда ук әти-әниләргә яктылык кайтаргыч элементлар турында уйларга кирәк. Машина сәгатенә 40 километр тизлек белән бара икән, шофер җәяүлене 25 метр ераклыкта күрә ала. Әгәр җәяүле яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланса, шофер аны 150 метр ераклыкта ук күрәчәк. Яктылык кайтаргыч элементлар булмаган очракта транспорт чарасы йөртүче кинәт пәйда булган җәяүлене күрми калырга да мөмкин. Шуңа күрә без шәһәребездә яшәүчеләрне яктылык кайтаручы элементлар тагарга һәм шәһәрдән читтә генә түгел, шәһәр эчендә дә үзләрен сакларга чакырабыз.

– Елның сигез ае үтеп тә китте. Бу чорда районда юл һәлакәтләре булып, кешеләргә зыян килдеме? Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре нинди?

– Сигез айда 13 юл-транспорт һәлакәте булды. Шуларда бер кеше үлде, 19 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе һаман да шул тизлекне арттыру, тиеш булмаган урында каршы як полосага узарга чыгу. Юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы булсыннар иде. Ашыкмагыз, юл ашыгуны яратмый, үзегезне дә, башка хәрәкәт итүчеләрне дә саклагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре