erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыз бала туса, Мәсәлия кушарсың

Әле яши генә башлаган сабый да ачлыкның ни икәнен белергә өлгерә.

Мәсәлия апа 1941 елны туган бала. Әле яши генә башлаган сабый да ачлыкның ни икәнен белергә өлгерә.

– Мин декабрь аенда туганмын. Әти сугышка киткәндә: “Кыз бала туса, Мәсәлия исеме кушарсың”, – дип әйтеп калдырган. Озакламый әтинең һәлак булуы турында хәбәр дә килгән. Балтач кешесе белән бергә сугышкан ул. Безнекеләргә барып әйт, дигән. Әни үзе Балтачка барып, ул солдат белән очрашты. Шулай гомер буе әти, дип әйтергә тилмереп үстем мин, – диде Мәсәлия апа Нотфуллина. – Үземне белә башлаганнан алып яланаяк басудан черек бәрәңге җыеп йөрдек. Әни шуннан ашарга пешерә иде. Ул черек бәрәңге тәмам аңгырайтты инде, әйтеп торасы да килми. Әле ике апам да бар иде. Алар вафат инде.

Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булган бит. Кыз бик яшьли апасына ияреп урман кисәргә йөргән. Аннан фермага эшкә киткән. Башта сыерлар сауган, аннан үгезләр, яшь бозаулар, таналар караган. Үзләре Үрнәк дигән авылда яшәгәннәр (ул авыл хәзер юк инде), эшкә Акчишмәгә йөргәннәр. Аннан Югары Пошалым егете Фидаилгә кияүгә чыккан.

– Биш ел яшәдек. Гөлсинәм белән Мөршидәм туды. Тик ирем үлеп китте. Гаиләдә тагын дүрт бала бар иде. Шуларның берсенә кияүгә чыгарга куштылар. Ике баламны алдым да кайтып киттем, – диде Мәсәлия апа. – Туган авылым беткәч, Акчишмәгә төшеп, бер өйгә урнаштык. Бик хәерче иде ул, лапасы, мунчасы тәмам беткән. Тәртипкә китереп яши башладык. Аннан язмыш Фазлый абыегыз белән очраштырды. 33 ел инде бергә яшибез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тик язмыш алды белән дә, арты белән дә борыла Мәсәлия апага. 1995 елда Гөлсинәсе фаҗигале төстә үлә. Аның 7, 4, 2 сыйныфта укучы өч баласы ятим кала. Уллары Марат мәрхүм инде. Гөлүсә белән Римманы үстереп, аякка бастыра Мәсәлия апа. Хәзер икесе дә гаиләле. Кызлар өчен әбиләре генә түгел, әниләре дә ул.

Бүген Мәсәлия Нотфуллина Фазлый абый белән генә яши. Әмма балалары, оныклары аны ташламый. “Иң кадерле кешебез ул безнең. Исән генә булсын”, – ди Гөлүсә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X