Кызлар – атта, малайлар – телефонда
Без үскәндә армиягә бармау, ат җигә белмәү – хурлык иде
Мәзәкләр тормышта туа инде алар. Бер колхоз рәисе эшли башлагач та булган атларны дус-ишләргә таратып бетергән. Күпмедер вакыттан соң икенче колхозга күчерәләр моны, ә бу хуҗалыкта атлар күп икән әле. Иртән килеп карасалар – утарны ватып чыгып качкан болар. Теге колхоздагы тугандашлары белән булган яман хәлләр турындагы хәбәр аларга да килеп җиткән икән. “Кәҗә белән сарык“ әкиятендәге кебегрәк инде...
Без малай чакта җитмешләп йортлы Корайванда гына да сиксән эш аты бар, дип сөйлиләр иде. Барысын бергә кушып исәпләсәң, бер зур көтү күз алдына килә.
Соңгы елларда атларга игътибар арту юкка гына түгел. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада атлар санын 50 мең башка җиткерү бурычын куйды. Хәзерге вакытта “Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр атчылыкны һәм ат спортын үстерү“ дигән максатчан программа эшләнде. Монда беренче чиратта һәр районда күпме ат асрау мөмкин икәнлеге, ат фермалары һәм атчылык хуҗалыклары төзү перс-пективалары ачыкланырга тиеш.
Әлеге программада 30дан алып 50гә кадәр бия асрарга алынучыларга ат сатып алу һәм асрау өчен субсидияләр бирү күздә тотыла. Ә 100 баштан артык бия асрауга алынучыларга ат абзары төзү өчен дә субсидия бирергә уйлыйлар.
Әгәр дә әлеге программа расланып, субсидияләр бирелә калса, республикада 50 ат фермасы һәм 40 атчылык хуҗалыгы барлыкка киләчәк. Бияләр саны 8 меңгә җитәчәк, уртача алганда һәр районга 200 бия туры киләчәк, дигән сүз.
Мин утардан чыгып качкан атлар турындагы мәзәкне юкка гына китермәдем. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәге мәгълүматларга күз салыйк. Эре хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 2023 елның 1 октябренә нибары 569 ат исәпләнә, узган ел 478 булган.
Иң күп ат Айзат Сәләхов крестьян-фермер хуҗалыгында – 215 баш. Узган елдагыдан 50 башка артык. Айзатның чабышкылары Россия, Татарстан бәйгеләрендә җиңүләр яулый, районыбызга дан өсти.
“Кырлай“ ширкәтендә 112 ат бар. Биредә шулай ук атчылык белән чын-чынлап шөгыльләнәләр. Мәрхүм Габделхәй Йосыповичка рәхмәт, Яңа Кырлайны, районны гына түгел, әллә кайлардан килүче кунакларны да атлы итеп калдырды ул. Кышын да, җәен дә биредә атка атланып яисә чана, арбага утырып йөрергә теләүчеләр гел булып тора. Болай гына “тере“ ат күрергә килүчеләр дә җитәрлек.
Әле күптән түгел генә шул тирәдән узып барабыз. Бер кыз атка атланып йөри. Бу үзе үк кызыксынуны уята торган күренеш. Тукталып кызыксынырга булдык. Мөндештән Хәлим Бәдретдинов өч оныгын алып килгән. “Берничә тапкыр алып килдем инде. Барабыз дип торалар“, – ди бабай кеше. – Әнә атка атланганы Рәлинә була“.
Рәлинәнең үзе белән дә сөйләштек. Арчада педагогика көллиятендә икенче курста музыка бүлегендә укый.
– Атлар белән ничек кызыксынып киттең?
– Мультфильмнар карый торгач чын атларны да күрәсе килде.
– Курыкмыйсыңмы?
– Юк, без аларны тәмле азыклар белән сыйлыйбыз да әле.
Айзиләгә 10 яшь, Арчаның 2нче урта мәктәбендә укый. Без барында ул да атка атланып әйләнеп килде. 5 яшьлек сеңелләре Рәзинә дә атларны бик ярата.
– Монда малайлар да килә, – ди инде егерме елга якын атлар караучы Марат Миннәхмәтов. – Шунысы гаҗәп, малайлар атлар янына бармый да, гел телефонда алар. Ә кызлар атка тартыла.
Безгә бирелгән исемлектә 23 хуҗалык, шуларның 7сендә атлар “утардан качкан“, 4сендә берәү булса да калган.
Хәзергә менә шулар, без бу теманы дәвам итәбез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев