erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Көзен чәчелгән культуралар ни хәлдә?

Бу турыда безгә "Россельхозүзәк"нең Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итте.

 "Россельхозцентр"ның Арча районы белгечләре тарафыннан 27 апрель көнне "Тукай", " Игенче " хуҗалыкларында көзге культураларының торышы карап чыгылды.
"Тукай" хуҗалыгында көздән чәчелгән 536 га  ( 6 басу) көзге арыш басуларының 466 гектары яхшы, 70 гектары кәнәгатьләнерлек, дип бәяләнде. Уҗым басуларын "КАС" белән тукландыру планлаштырыла. Көзге рыжик культурасы яхшы кышлап чыккан.
 " Игенче" агрофирмасында көзге бодай һәм көзге рыжик басуларына мониторинг уздырылды. Хуҗалыкта көзге культуралар чәчеләсе басулар чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртелде.  Хуҗалыкта көзге культураларны тукландыру тәмамланды. " Игенче" агрофирмасында орлык агулау эшлэре башланып китте. 28 апрельгә хуҗалыкларга сатыласы һәм үзләрендә чәчеләсе 15 тонна рапс культурасы агуланып куелды, 300 тонна язгы бодай агуланып чәчүгә әзерләнеп куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре