erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лаеклы бүләк ияләрен тапты

Райондашларыбыз Шәфигулла Гарипов, Марат Вахитов ТР Президенты кулыннан “Фидакарь хезмәт өчен“ медальләре алдылар

Икесе өчен дә куанып, горурланып кабул иттем әлеге хәбәрне.

Шәфигулла Зәйнулловичка телефоннан шалтыратканда шул бүләкне алган минутлар булган икән. Соңрак үзе хәбәргә чыкты. Шатланган, дулкынланган. Президент белән очрашу, аның кулыннан бүләк алу  кеше тормышында зур вакыйга. Шәфигулла Гарипов өчен бигрәк тә. Рөстәм Нургалиевич Арчада район башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә (1990-1993) ул аның урынбасары иде.

Шәфигулла Гарипов 1996 елда Арча Сабантуенда Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцинга чүлмәк ваттыруы белән дә тарихка кереп калган кеше. Чүлмәк ватылмаган булса, ахырдан кемнәрнеңдер башы “ватылуы“ да бик ихтимал иде бит.

Мин аны озак еллар түрә кәнәфиендә утырып та гади булып кала алуы өчен хөрмәт итәм. 30 елдан артык гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, 10 ел район Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәктәп, район мәгариф бүлеге, педагогика көллияте җитәкчесе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2013 елда лаеклы ялга чыккач әдәбият һәм сәнгать музеенда директор булып эшли башлады. Бөтен белемен, тәҗрибәсен тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә юнәлдерде. Музей коллективы язмышлары Арча җире белән бәйле язучылар һәм сәнгать, фән эшлеклеләре турындагы материалларны туплау буенча зур эш башкарды. Ул елларда Шәфигулла Гарипов газетабызның актив хәбәрчесе булды, кызыклы язмалар әзерләде.

Язмабызның икенче герое Марат Вахитовның бөтен эшчәнлеге авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле. Аның әтисе Мирзаян Вахитов районда гына түгел, республикада да билгеле шәхес иде. Башта Арча сорт сынау участогында мөдир иде, аннан соң “Октябрь“ колхозы рәисе булды, аны ил күләмендә танылырлык дәрәҗәгә күтәрде. Улы Марат та кечкенәдән әтисе янында сорт сынау участогында беренче чыныгуларын ала, үсемлекләр дөньясы, аларны үстерү серләре белән таныша.

1992 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, галим-агроном белгечлеге ала. Менә утыз елдан артык инде туган ягы басуларында иген үстерә. Районда иң зур - 14385 гектар җире булган “Игенче“ ширкәтендә баш агроном. Язгы чәчү, урып-җыю чорларында иртә таңнан төн уртасына кадәр басулардан кайтып керми. “Чәчү вакытларында көнгә 400-450 километр ара узам“, – ди ул. Бер басу читеннән иң ерактагысының читенә  кадәр – 42 километр!

Марат Мирзаян улы бүгенге көндә районда иң тәҗрибәле, белемле агрономнарның берсе, дипломында язылганча – галим. Хезмәттәшләр өчен игелекле киңәшче. Хуҗалык һәр елны үсемлекчелектән югары уңыш алып килә, яңа технологияләр кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев