Ләйсән Әхмәтова: “Теш табибына даими йөрергә кирәк”
Кайсы өлкәне генә алсак та, яшьләрнең районыбыз оешмаларына эшкә кайтуы куандыра. Алар арасында медицина белгечләре булуы аеруча да мөһим.
Бу язмада узган ел гына Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, бүген районыбызның стоматология поликлиникасында эшләүче балалар теш табибы Ләйсән Әхмәтова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Кечкенәдән танылган судья булырга хыялланучы кыз, әти-әнисе киңәшен тыңлап, медицина юнәлеше буенча белем алырга була. “Башта яратып укымадым, авыр бирелде. Ләкин практика башлангач, мин укуга башкача карый башладым. Һәр көн әтием белән әниемә рәхмәт әйттем. Мин үз урынымда икәнемне аңладым”, – ди ул.
Ләкин Ләйсән балаларны дәвалармын дип бөтенләй уйламый. “Алар бит елый, авызлары да кечкенә, нәрсә күреп булсын анда”, – дип фикер йөртә ул. Биш ел укыганнан соң, аңа Казанның бер поликлиникасында балалар теш табибы эшен тәкъдим итәләр һәм ул ризалаша. Үз эшен бик яратып башкара. Биредә берничә ай эшләгәннән соң, Ләйсән Әхмәтованы Арча поликлиникасына чакыралар һәм монда да ул балаларны дәвалый.
Бүген ул районыбыздагы күп кенә балаларның яраткан теш табибы. “Бу өлкәдә эшләвемә ел ярым вакыт узды. Миңа килгән һәр баланы үзенчә яратам. Тешләрен дәвалау вакытында без алар белән дуслашып бетәбез. Өлкәннәрне дәвалауны хәзер күз алдыма да китермим”, – ди белгеч.
Теш сызлавы һәркемгә таныштыр. Ә баланың тешләре борчыса, икеләтә кыен. Алар сызламасын өчен ни эшләргә? Баланың тешләрен ничек ныгытырга? Сөт тешләрен дәваламасаң да ярыймы? Әлеге һәм башка сораулар белән Ләйсән Әхмәтовага мөрәҗәгать иттек.
– Соңгы арада тешләрендә кариес булган өч яшьтән башлап балаларны да алып киләләр. Моның сәбәбе нидә соң? Әти-әниләр сөт тешләрен чистартуга әһәмият бирми. Алар бит барыбер төшәчәк, дип уйлыйлар. Яки баланы күндерә алмыйм, чистартмый, диючеләр дә бар. Тик тешләрне сөт тешләреннән башлап чистартырга кирәк. Беренче тештән башланган гигиена гына, тешләр алмашынганчыга кадәр аларны таза итеп сакларга ярдәм итәчәк. Ә инде теш авырта икән, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки кариесны дәваламасаң, ул пульпитка, ягъни нервлар ялкынсынуга, ә аны да дәваламасаң, периодонтитка барып җитәчәк. Ә алай булганда, тешне саклап калып булмаска да мөмкин.
– Әгәр әти-әниләрнең тешләре начар булса, бу балага күчә дигән сүз дөресме?
– Гадәттә тешләрнең каты тукымалары авырулары нәселдән күчми. Нәселдәнлек буенча теш төзелеше, теш казнасы системасы аномалияләре тапшырылырга мөмкин, ә кариеслар һәм пульпитлар – юк. Тик, әгәр әнинең йөклелек вакытында тешләре начар булса, баланың кайбер проблемалары туарга мөмкин.
– Балаларга нинди теш щеткасы һәм пастасы сайларга киңәш итәсез?
– Щетка һәм паста сайлау – индивидуаль эш. Составында буяулар, хлоргексидин, көчле күбек тудыргычлар, метронидазол булган балалар пасталарын алмаска кирәк. 4 яшькә кадәрге балаларга пастада фтор булу кирәкми, чөнки бала әле һәрвакытта да төкерә белми, ә организмда фторның күп булуы тешләрнең каты тукымалары авыруы флюорозга китерергә мөмкин. Фторлы пасталар 6 яшьтән өлкәнрәк балаларга гына тәкъдим ителә. 2 яшьтән алып 4 яшькә кадәрге балаларга эмальне ныгыту мөһим, ксилитлы пастаны сайлап алу яхшырак. Теш пастасы кисәкчекләре нечкә теш эмален тырнарга тиеш түгел. Теш щеткасын сайлаганда яшь үзенчәлекләрен исәптә тотарга кирәк. Гигиена чараларын дөрес сайлап алу өчен теш табибына мөрәҗәгать итү яхшырак.
– Балаларның тешләре нык булсын өчен нинди киңәшләр бирәсез?
– Беренче чиратта тешләрне иртә-кич чистартып торырга кирәк. Кич белән тешләрне чистартканнан соң, ашамаска кирәк. Баланың рационында пешмәгән каты, алма, кишер кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр булырга тиеш. Алар теш казнасы системасының дөрес үсешенә ярдәм итә. Тагын шунысы мөһим, теш табибына кимендә ярты елга бер тапкыр барырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев