Ләйсән Галимова: «Җәйге каникул вакытында балалар һәрвакыт әти-әниләрнең игътибарында булырга тиеш»
Әңгәмәдәш – район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова
Балаларга җәйге матур яллар!
Румия Надршина
– Ләйсән Ринатовна алда тулы бер җәй. Балаларның каникуллары башлана. Бүген җәйге ял турында сөйләшеп алсак иде.
– Бүген районда балаларның җәйге ялын оештыру буенча зур эш алып барыла. Барлыгы 14 мәктәп яны лагеры, 4 мәктәптә хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. Алар үз эшләрен 1 июньнән башлый.
– Лагерьлар ничә көн һәм ничә смена эшләячәк?
– Мәктәп яны лагерьлары 21 көн, ә хезмәт һәм ял лагерьлары 18 көн дәвамында берәр смена эшләячәк.
– Лагерьларның эшчәнлеге ничегрәк булачак?
– Мәктәпләр базасында эшләгән лагерьларда балалар кызыклы чаралар, спорт уеннары, иҗади эшчәнлек белән мәшгуль булачак һәм сәяхәтләргә барачаклар. Һәр лагерь үзенең программасы белән аерылып тора. Анда төрле темалы көннәр, осталык дәресләре һәм мәдәни чаралар үткәреләчәк.
– Быел палаткалы лагерь булачакмы?
– Әлбәттә, булачак. Арчаның 6нчы мәктәбе базасында “Азимут” исемле палаткалы лагерь эшләячәк. Лагерь эшен 1 июньнән башлаячак, 7 көнлек лагерь ул, монда безнең күбрәк туризм белән шөгыльләнүчеләр ял итәчәк. Алар биредә үзләренең туризм буенча осталыкларын һәм белемнәрен арттырачак.
– Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча да берничә сүз.
– Барлык лагерьларда да балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре сакланачак. Туклану һәм ял шартларына зур игътибар биреләчәк. Тәҗрибәле педагоглар һәм инструкторлар балаларның каникулларын кызык-лы һәм файдалы үткәрү буенча тырышачаклар, барлык шартларны тудырачаклар.
– Балаларга һәм әти-әниләргә теләкләрегез.
– Җәйге каникул вакытында балалар һәрвакыт әти-әниләрнең игътибарында булырга тиеш. Җәен балаларга кичке сәгать 11гә кадәр урамда йөрергә рөхсәт ителә. Әти-әниләр балаларының кайда йөргәнен белеп торырга тиешләр. Бу турыда белгечләр әти-әниләр җыелышында аңлатты.
– Татарстан Республикасы һәм Россия күләмендә дә балаларның ял лагерьлары эшләячәк. Юлламаларны ничек алып була?
– Юлламаларны онлайн-режимда алып булачак. Республика үзәге “Җәй” сайтыннан җәйге лагерларьны сайларга була. Барлык укучыларга матур, хәвеф-хәтәрсез яллар телим. Яңа уку елын, җәен сәламәтлекләрен ныгытып, исән-сау, күтәренке кәефләр белән каршы алырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев