erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Легендар укытучы

Шекә авылы китапханәчесе Гөлшат Локманова яза.

Ватанпәрвәрләр тәрбияләгән легендар укытучы!

Укытучы хезмәте –иң изге һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәр бик зур җаваплылык таләп итә. Бары тик сайлаган һөнәрләренә тугрылык саклаган, эшенә күңел җылысын биреп башкарган, балаларны яратканнар гына гомерләрен бу һөнәргә багышлый аладыр. Бу язмамның герое да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте өчен Россия Федерациясенең “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән,   халык рәхмәтен, ихтирамын казанган олуг йөрәкле шәхес   – Шушмабаш урта мәктәбенең легендар укытучы Нургазидә Абдулла кызы Җаббарова турында.  Гомеренең 33 елын балаларга тирән белем һәм ныклы әхлак тәрбиясе бирүгә багышлаган, шул еллар киңлегендә күпме көч, хезмәт түгелгән укытучыбыз бүген авылның хөрмәтле кешесе.  Укыткан укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, авылдашлары, аны олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.

 Арча районы Кысна авылында, 1950 елның 9 май көнендә, гаиләдә өлкән бала булып дөньяга аваз сала ул. Сабыйлык, балалык чорын туган авылында үтеп,   мәктәптә белем ала. Тормышны ярата,  күп белергә омтыла, кечкенәдән әйләнә- тирә дөньяны танып-белергә,  табигать күренешләре, тарих белән кызыксына. Укытучы булу теләге дә аның күңелендә, балачактан бөреләнә.  Әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны,  коммунистик идеалларга табынып яшәүче, ул заман таләпләренә тулысынча ышанып, инанып эшли торган, тәләпчән  кеше була. Коммунистик рухта тәрбияләнгән, гаиләдәге өлкән бала буларак,   Нургазидә Абдулла кызы,  мәктәпне тәмамлау белән Казан шәһәренә заводка эшкә керә.  Бераз эшләгәч, укытучы булу теләген тормышка ашыру нияте  белән Казан Дәүләт Университетының  тарих-филология бүлегенә  кичке укуга керә. Яшь кызга заводта эш авыр,  станок артында көнлек норманы үтәп, шул ук вакытта кичен укуга йөрү, җиңелләрдән булмый. Ләкин ул түзә, тырыша, һәр авырлык артыннан, җиңеллек киләчәгенә ышана.  

Укуын уңышлы гына тәмамлаганнан соң, Биектау районы Алат авылы рус мәктәбенә укытырга юллама ала. Анда 2-3 ел эшләгәннән соң, язмыш җилләре башка борылыш алып үзенең туган төбәге Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенә, тарих һәм хокук белеме  фәне буенча укытучы булып кайта. Бу иң катлаулы фәннәр,  һәр укучы да бу фәннәрне яратып бетерми. Ә һәр укытучы,  укучыларның үз фәнен яратуларын тели. Гел яңалыкка омтылучы укытучы апаны укучылар бик тиз үз итә. Бу мәсьәләдә, һичшиксез, педагогның осталыгы, үз эшенә җаваплы каравы һәм һәр дәресенә иҗади якын килүе зур роль уйный.  Гаҗәеп игелекле, гади,  искиткеч пакъ күңелле Нургазидә Абдулла кызы, үзенең яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы, әдәплелеге белән, укытучылар коллективы белән  уртак телне тиз таба.  Туры сүзле, олы җанлы, җор телле укытучыны, мәктәпнең   профсоюз оешмасы җитәкчесе  итеп  билгелиләр. Белгәнебезчә, профсоюз ул хезмәт кешесен яклаучы һәм саклаучы. Профсоюз җитәкчесе кешенең мәнфәгатьләрен белеп торырга, ихтыяҗларын кәнәгатләндерергә бурычлы. Һәрберсен уйлап, эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен биреп,  хезмәттәшләрен тыңлап, аңлап, ярдәм итү юлларын табып, көчен кызганмыйча башкара ул, Дәрес бирүдән тыш, буш вакытта, укытучылар коллективы белән елына 2-3 концерт, спектакльләр өйрәнеп, айлар буе шуны тирә-як авыл сәхнәләрендә дә  халыкка тәкъдим итәләр, профсоюзлар арасында смотр-конкурсларда иң яхшысы булып танылалар.    Озак еллар бу вазыйфаны  башкарган өчен, Нургазидә Абдулла кызы, профсоюзның актив әгъзалары һөнәр берлегенең Республика комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 

 Шушмабаш мәктәбенең кайсы гына чыгарылыш укучысыннан сорама, Нургазидә Абдулла кызына булган кадер-хөрмәтләрен, яратуларын белдерәләр. Мин үзем дә аның укучысы. Искиткеч тирән белемле, тормышка гашыйк  укытучыбыз,  дәресләрне илдәге вакыйгаларга, яшәешебезгә бәйләп аңлата иде, бервакытта да укучыларга тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Аның күз карашы белән генә шелтәләп, кызыклы мисаллар китереп, гади аңлаешлы итеп сөйләве бүген дә күз алдымда. Бөек Ватан сугышы темаларын сөйләвен, аерым ассызыклыйм.   Менә шул дәресләр бездә ватанпәрвәрлыкны көчле уятты. Аның йомшак тавышы, тыныч кына дәрес бирүе, экзаменнарга төпле итеп әзерләве күңелгә кереп калган. Һәр зур теманы узгач зачет ала  иде укытучыбыз. Шул рәвешле ул безгә тарихның сугыш һәм вакыйгалар җыелмасы гына түгел, кешелек тарихын өйрәтүче фән икәнен, анда законнарда барлыгын төшендерде. Алган зачетлары, ул вакытларда авыр тоелса да, уку йортларына кергәндә бик кирәк булды.  “Төпле белем биргән укытучыгызга рәхмәт әйтегез”- дип, сәләмнәр алып кайтучылар да булды укытучыбызга. Нургазидә апада белем алган егетләр: “Армиядә Нургазидә апаның дәресләре безгә политзанятиеләр узганда бик файдалы булды, бүтәннәр ике-өч тапкыр кереп биргәндә, без бер керүдә тапшырып чыга идек зачетларны”-дип искә алалар. 

Һәр укучының язмышын йөрәге аша уздырып, һәр укучыга якын килеп кулга-кул тотынып эшләргә тырыша иде ул. Педагогның осталыгы укыта торган фәннәр материалын дәрестән тыш эшчәнлек белән бәйли алуында да чагыла. Укучылар белән сәяхәтләр оештыра, класстан тыш кызыклы чаралар уздыра.  Мәктәптә бай материал тупланган тарихи музейга(Бөек Җиңүнең 40 еллыгын каршылаганда)   нигез салып, анда мәгълүмат туплау эшенә актив, тырыш  укучыларны да җәлеп итте. Бу эшнең  укучыларына киләчәк тормышта нинди дә булса ярдәме булачагын чамалагандыр ул. Быел укытучылар көне уңаеннан мәктәпкә элеккеге елгы чыгарылыш укучысыннан, барлык укытучыларны бәйрәм белән котлап,  рәхмәт хаты килә. Мәктәпне бетергәненә күп еллар узса да,  хәтирәләр белән дә уртаклашкан. “Мәктәптә укыганда Нургазидә Абдулловна җитәкчелегендә музей ачылды. Без ул музейда яратып эшли идек. Миңа Нәкыйп Сафин турындагы стендның кураторы булырга туры килде. Еллар узды,  мәктәпне бетереп югары уку йортына кердек. Безне чит илдән килгән инвенсторларга тәрҗемәче итеп чакыралар иде. Америкадан килгән бер татар кешесе минем кайдан, кем булуым белән кызыксынды, Арча районыннан дип әйткәч, икенче бер тантаналы кичә вакытында мине Нәкыйп Сафинның улы белән таныштырды. Мин укыган Шушмабаш мәктәбендә тарихи музей эшли, анда сезнең әтиегезгә багышланган стенд бар, аның кураторы мин идем дип,  әтисенең биографиясен тулысынча сөйләп бирдем. Бу кадәр мәгълүмат ишеткәч, урындыктан егыла язды танышым. Менә шулай, мәктәптә укыган белем генә түгел, класстан тыш эшләр дә кирәк булды миңа”- дип укытучыларга зур рәхмәтләр юллаган. 

     Узган ел Германиядә яшәүче Лилия Айхингер, ветеран укытучыларны җыеп Изге Болгарга сәяхәт оештырган иде. Хәзер ул ватсап төркеме аша укытучыларына үзе яшәгән урыннарның матурлыгын, тарихи урыннарны күрсәтеп фото-видеолар белән уртаклаша. “Хәтерлисезме Нургазидә Абдулловна, сез бу урын турында безгә сөйләгән идегез”-дип  яратып сәләмли ул үзенең тарих укытучысын.

    Кеше нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укучылары арасында юридик белем алырга керүчеләр күп булган. “Дөньяның асылын аңларга, тормышта югалып калмаска, һәрчак белемгә, яңаллыкка өйрәтте, укытучыбыз биргән киңәшләр нинди генә өлкәдә эшләсәк тә, безгә әле дә булса ярдәм итә”-диләр алар. Һәрвакыт сыйныф җитәкчесе була, ә сыйныф җитәкчесе булу икеләтә авыр, аның өчен оста психолог та булырга кирәк. Минем ике абыем да ул җитәкләгән сыйныф укучылары. “Кирәк чакта канат куйды, кирәк чакта тәләпчән дә була белде, ”-дип горурланып искә алалар.

Нургазидә апа, гомерлек мәхәббәтен дә Шушмабашта  очрата. Зөфәр абый Яббаров белән кавышып матур гаилә коралар. Шул ук елларны Зөфәр абыйның энесе дә өйләнә,  ике килен, икесе дә укытучы,  кайната-кайнана белән зур гаилә булып яши башлыйлар. Укытучы хезмәтенең ни чаклы мәшәкатьле булуын һәркем белә, дәфтәрләр тикшерәсе, киләсе дәрескә план язасы, илдә барган вакыйгалар, законнар белән дә танышып барасы... . Дәресләрдән соң да эшләре чыгып тора - педсовет, класстан тыш чаралар, профсоюз эшләре, агитатор кебек җәмәгать эшләре.  Бу кадәр йөкне  өйдәгеләре белән аңлашып, бер- берсенә ярдәм итеп башкарлар. Зуррак иркенерәк нигезгә күчү теләге белән, яңа нигезгә өй салу эшен башлыйлар. Гаилә тормышына шатлык өстәп,  башта кызлары Нәзирә, озак та үтми уллары Назил туа. Озаклап декрет ялларында утырырга да туры килми Нургазидә апага, кайнанасы Сафура апа белән кайнатасы Габделхак абый өйдәгесенә күз колак булып , балаларны үстерешергә булышалар.  Өй әзер булгач, йортка өлкән бала чыгарга тиеш булса да, өлкәннәр  өйдә үзләре янында, Зөфәр абый белән  Нургазидә апаның калуын телиләр. Алар теләгенә  каршы килмичә, яңа салынган өйгә Зөфәр абыйның энесе гаиләсе  күченә.   Өлкәннәр белән киңәшләшеп, Нургазидә апалар үзләренең олыгайган көннәрен дә уйлап, яңадан өй салу эшен башлыйлар. Халык арасында "Йорт салуның ние бар- мүклисе дә чутлыйсы"- дигән мәкаль яшәсә дә,  йорт салу авырлыгын төзеп караган кешеләр яхшы аңлый. Нургазидә апага ирләр белән беррәттән төзү  эшләрен башкарырга да, бер генә буш вакытын да әрәм итмичә,  укытучы хезмәтенә тугры калырга да туры килә. Ул елларның авырлыгын, ул үзенең сабырлыгы, өлкәннәрне хөрмәтләп яшәве, яраткан эшенә тугрылыклы булуы белән җиңгәндер.    

Кеше гомере –ул иксез-чиксез диңгез кебек. Зур тырышлыклар белән салынган яңа өйгә  өлкәннәр белән бергә чыгалар. 2005 елда лаеклы ялга чыгып, Нургазидә апа яраткан эшен булдыра алганча дәвам итәргә уйлый. Ләкин, бу тормышта шатлык белән кайгы янәшә йөри дип юкка гына әйтмиләр.  Тормыш җайланды гына дигәндә,  кайнатасы Габделхак абый авырый башлап хәтерен югалта, ару гына эшләп йөргән җирдән Зөфәр абыйга инсульт булып урынга кала, шул кайгыдан кайнанасы Сафура апаны да инсульт аяктан ега, Нургазидә апа өч авыру карарга мәҗбүр була. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый шул. Аллаһы Тәгалә яраткан кешесен авырлыклар биреп сыный ди. Нургазидә апа җаны-тәне белән якын кешеләрен дәвалау эшенә керешә, язмыш сынауларын ничектә җиңәргә тели.  Никадәр генә тырышмасын тормыш ипәшен бу авырудан аралый алмый. Ышанычлы тормыш терәген, сөйгән ирен югалту кайгысын бик авыр кичерә, үзенең тәрбиясендә  калган өлкәннәргә авырлык китерергә теләмичә, бар игътибарын, көчен аларны тәрбияләүгә багышлап юаныч таба. Тик яшәешнең үз кануннары, аңа каршы барып булмый, өлкәннәрнең хәер фатихасын алып аларны да  бер- бер артлы, соңгы юлга озата.

 Авыр юллар узып, ничә буынга белем биргән, төп йорт җылысын саклаган шәхес- сабырлыкның мәрхәмәтлелек өлгесе. Хезмәт юлы дәвамында борчулы-сагышлар, йокысыз төннәр, дәртләнеп эшкә барган иртәләр, укучылар белән уздырган бәйрәмнәр, сыйныфтан тыш чаралар, ачык дәресләр, җиңүләр шатлыгыннан ургылып    чыккан күз яшьләре, яраткан укытучыбызның йөрәк түрендә әле дә сакланадыр. Һичкайчан зарланмас, үзенә никадәр авырлык килсә дә сиздермәс Нургазидә Абдулла кызы, үзенә картлыкны сабырлыгы, тырышлыгы белән әзерли. Аллаһы Тәгалә аңа сәләтне, зиһенне мулдан биргән. Тормышына рәхмәтле булуы, кешеләрне, гомумән дөньяны ярату белән ул күпләрне сокландыра. Ул –бар туганнарының киңәшчесе, сер сандыгы. Тормыш сынауларын лаеклы үтеп, үз балаларына да дөрес тәрбия биргәннәр. Алар бүген әниләренең төп таянычлары. Авыр вакытларда ярдәм сорап килгән авылдашлары да: “Аның чын күңелдән әйткән, йөрәккә үтәрдәй фикерләре, сүзләреннән тынычлык табабыз”-диләр. Ул беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелми: күршеләре, авылдашлары, элеке хезмәттәшләре, укучылары белән аралаша, еш кына саф һавада йөри, китап укырга ярата. Аның кешелекле, ихлас, гади, эчкерсез булуына таң калырлык.

   Туган илгә, халкына патриотлар тәрбияләгән хөрмәтле укытучыбыз, быел 75 нче язын каршы алырга җыена. Шушы вакыт эчендә тормыш авырлыкларын җиңеп, укучылар күңеленә игелек орлыклары чәчеп, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле булып калган укытучыбызга сәләмәтлек телибез. Тагын бик күп еллар үрнәк булып, балалары, оныклары куанычына сөенеп, тынычлыкта  яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.

PS: Бу көннәрдә Шушмабаш мәктәбе  музее Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап, яңа сулыш белән ачылуга әзерләнә.

 

Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы

Шекә авыл китапханәчесе

 

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре