Ленар Шакиров: «Умартачылык җиңел хезмәт түгел, гел табыш кына китереп тормый»
Ленар Шакиров турында ел саен диярлек язып торабыз, “Курса МТСы“ ширкәтендә ясалма орлыкландыру технигы булып эшли. Район, республика конкурсларында җиңүләр яулап тора. Россия конкурсында республика данын яклады һәм тагын якларга әзерләнә.
Умартачы да әле ул, үзенең умарталыгы да бар. Бу юлы шунда очраштык.
– Ленар, ничек умартачы булып китүең турында сөйлә әле.
– 1997 елда ветеринария институтын тәмамлап эшкә кайттым. Үзебезнең колхозда ветеринария табибы булып эшли башладым. 1998 елның җәендә иске өйнең (без яңа өй салдык) почмагына умарта күче килеп сарды. “Мөхәммәтнур абыйныкыдыр, башка кешенекедер, эзли торганнардыр, әйтергә кирәк“, – ди әти. Каяндыр очып килгән бөҗәкләрнең иясен каян табасың? Ә минем аларны җыеп асрап карыйсы килә. “Безнең йорт умарта тоткан йорт түгел, була торган нәрсә түгел ул“, – ди әти. Мөхәммәтнур абыйдан иске генә бер оя алдым да күчне шуңа ябып куйдым.
Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит әле. Шул көннәрдә Ленар энесе белән көтүгә чыга. Ә анда болындагы талга бер умарта күче килеп сара! Аны җыеп алып кайтулары үзе бер маҗара. Шундый кызыклы, маҗаралы булганга күпләрне үзенә тарта инде ул умартачы һөнәре. Билгеле, балы да тәмле инде, монысын әйтеп торасы юк.
Аппетит ашаганда килә, диләр бит. Умартачы һөнәре Ленарны да үзенә тартып алып кереп китә. Ояларны үзе ясый. Ике баштан егермегә җитә умарталар, аннан да артып китә. Ленар җир рәсмиләштереп умарталык ясый. Чын умартачыга әверелә, дүрт ел колхоз умарталыгында да эшләп ала.
Шул ук вакытта төп һөнәрен дә ташлап бетерми, авылларда сыерларны ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыклар өчен бик тә кирәкле кеше ул. “Күрше “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф абый бу турыда белеп алган да, мине хуҗалыкка ясалма орлыкландыру технигы итеп чакырды, – ди Ленар. – Каршы килмәдем, бер төп эш кирәк бит инде. Умартачылык җиңел хезмәт түгел, гел табыш кына китереп тормый. 2002 елда мәсәлән, бал булмады, ә 2003 елда бөтен дөнья бал белән тулды. Аны бит әле урнаштырасы да бар“.
Бәяләр турында да сөйләшеп алдык. Бөтен әйбер кыйммәтләнә барганда бер бал бәясе генә үзгәрешсез кала. Дөрес, быел өч литрлы банкасын (аңа 4 килограмм 200 грамм бал сыя) 1700–1800 сумга саталар. “Килограммы 350–400 сумга туры килә, – ди Ленар. – Конфет та 300–400 сум тора бит. Балныкы кимендә 900–1000 сум булырга тиеш“. Җитмеш төрле чиргә дәва булган балның лаеклы бәяләнмәве гаҗәп шул.
Болары – сүз уңаеннан. Умартачыларның күбесе кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт, дип, яраткан шөгыленә тугрылыклы булып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев