erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ленин бабайны уйнаучы Арча районында яши

Арча районында үзешчән театрлар коллективлары арасында беренче булып Ленин образын тудырган Камил Саттаров яши

 

Ул бөек юлбашчының образын сәхнәгә чыгарган вакытларны күңелендә кадерләп саклый.

22 апрельдә Владимир Ильич Ленинның тууына 150 ел тулды. 90нчы еллар башында дөньялар үзгәргәнче, илебез халкы аның исеме белән яшәде. Совет дәүләтенә нигез салган Ленин бабай сурәте төшкән значокларны күргәч, күңелгә әле дә рәхәт булып китә, аны тагып “октябрят” булып ничек горурланып йөри идек бит! Дөньялар ничек кенә үзгәрсә дә, Ленин бабай дип җырлап, шигырьләр ятлап, тарих укып үскән буын өчен ул һаман да кадерле.

Заманында Ленин турында фильмнар төшерелеп, спектакльләр күп уйналды. Артистларга гримны шундый итеп салалар, хәтта рәсемдәге чын юлбашчыдан аерылмый да кебек, тавышларын да аңа ошатып сөйләшәләр иде. Арабызда, Арча районында шундый шәхесләрнең берсе яши. Ул — озак еллар халык театрларының хезмәтен республика күләмендә бәяләүче булган Камил Зиннәт улы Саттаров. Камил абый 90нчы дистәне вакласа да, хәтере үткәндәге һәр мизгелне онытмый. Татарстанда үзешчән театр коллективлары арасында беренче булып Ленин булып уйнаган елларын да кадерле истәлек итеп сөйли ул. Юлбашчының образын сәхнәдә чагылдыру мөмкин булмаган заманнарда аңа Габдулла Баһаветдиновның “Соңгы каракош” спектаклендә Ленин образында уйнарга туры килә. “Әлеге рольдә уйнар өчен ике ел чамасы әзерләндем”, — дип сөйли профессиональ театр артистлары арасында Ленинны уйнаган бишенче кеше булган Камил Саттаров. Халык күңеленә кереп калырлык юлбашчы образын тудырыр өчен күп әзерлек, тырышлык куела: Мәскәүдә Мавзолейда була, Владимир Ленинның китапларын укый, кинопрокаттан алдырган Ленин турындагы нәфис һәм документаль фильмнарны карап, юлбашчының йөрешен, сөйләшүен, хәрәкәтләрен өйрәнә. Бөек шәхес образын тудыруы аның тормышына яңа этап өсти — ул Ленинградтагы СССР профессионалларының югары мәктәбенең театр бүлегендә режиссерлыкка укый.

Гомере буе беренче һәм бердәнбер булырга омтылып яши Камил Саттаров. Бөек Ленин образын тудыра алуы белән үк бу девизына тугры калган. Гомумән, үзешчән сәнгать театр, җыр коллективлары белән республика буйлап һәм чит илләрдә булып ул халкыбыз күңелендә ихтирам яулаган, аны бүген дә сагынып искә төшерәләр. Камил абый үткәндәге хатирәләрен, чит илләрдә үзләре катнашкан мәдәни чаралар турында язылган гәҗит-журналларны кадерләп саклый. Быел декабрьдә Камил абый үзе дә түгәрәк датасын билгеләп үтәчәк, 85 яшь тула. Күңел сандыгындагы истәлекләрен яшьләргә сөйләргә гомер, сәламәтлек бирсен үзенә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә яшь буын Ленин бабайны беләме соң?

Мәктәпләрдә аның туган көнен искә алалармы? “Ленинны өйрәнүгә багышланган махсус тема башлангыч сыйныфлар программасында юк. Тик, үзебез “Ленин балалары” буларак, Ленин бабай “Укырга, укырга, укырга!” — дип әйтеп калдырган дип еш кабатлыйбыз һәм балалар кызыксынып, сораулар яудыргач, Ленинның кем икәнлеген дә еш аңлатырга тырышабыз”, — ди Арчаның 5нче гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Ибраһимова.

“Кечерәк сыйныфта укучылар белмәскә дә мөмкин, тик Ленин турында 9 сыйныфта тарих дәреслегендә өйрәнәбез, —диде Түбән Мәтәскә мәктәбенең тарих укытучысы Лилия Закирова. — Элегрәк кечерәк сыйныфларда аның турында хикәяләр укый идек, хәзер ул программада юк. Ә партияләр турында өйрәнгәндә, аның лидерлыгы турында өйрәнәбез. Югары сыйныф укучылары аның коммунистлар партиясенә нигез салучы буларак хезмәтен белә”.

22 апрель озак еллар илебездә өмә буларак кабул ителде, Ленин бабайны онытсак та, ул традициягә һаман тугры калабыз, тик быел “таҗлы” вирус кына комачаулый. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X